Игътибар! Изге Рамазан ае башлану уңаеннан матбугат конференциясе

26 апрель 2019 ел 12:40
Игътибар! Изге Рамазан ае башлану уңаеннан матбугат конференциясе

6 майда барлык мөселманнар өчен Изге Рамазан ае башлана. Татарстан Республикасында Рамазан-2019 ни рәвешле узачак? Кемнәр өчен ураза тоту фарыз, ә кемнәр аннан азат ителә?  Уразага ничек әзерләнергә? Нинди гамәлләр уразаны боза? 2019 елда Рамазан ае вакытында түләнергә тиешле фитр, фидия сәдакаләрының, зәкят нисабының минималь күләме нинди? Бу хакта матбугат конференциясенең спикерлары – Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөбәрәков һәм социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сөйләячәк. Спикерлар уразаның кайчанга кадәр дәвам итәчәге, Кадер кичәсе һәм Ураза бәйрәме вакыты, шулай ук Рамазан аенда оештырылачак хәйрия чараларына кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк.  

Матбугат конференциясе 29 апрель көнне 13.00дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак. Барлык ММЧ вәкилләрен әлеге чарада катнашырга чакырабыз!

Аккредитация өчен телефон: 89172939706.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы