Халыкара ярышларда Россия данын мөселман яклады

26 апрель 2019 ел 15:06
Халыкара ярышларда Россия данын мөселман яклады

Бүген, Шәгъбан аеның 21 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә ТР джиу-джитсу федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин белән очрашты. Республика мөселманнары башлыгы Айрат Дамир улын джиу-джитсу буенча Әбү-Дабида узган Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулавы белән котлады.

«Abu Dhabi World 2019» чемпионатлар сериясе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында 20-26 апрель көннәрендә уздырылды. Анда дөньяның 100ләп иленнән 7 меңнән артык кеше катнашты. Айрат Кәлимуллин 23 апрельдә үткән «Abu Dhabi World Masters Jiu-Jitsu Championship 2019» сериясендә чыгыш ясады. «Осталар» категориясендә 30 яшьтән өлкәнрәк спортчылар көч сынашты. Серия йомгаклары буенча Айрат Дамир улы профессионаллар арасында 85 кг авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. Шул рәвешле, әлеге бүләк аның шәхси җыелмасын гына түгел, Татарстан һәм Россия медальләр җыелмасын да тулыландырды.

"Илебез данын халыкара мәйданда мөселман кардәшебез яклавы белән ихластан горурланабыз! Бу матур гамәл бөтен Россиия өммәте өчен үрнәк булсын иде", - дип билгеләп үтте Камил хәзрәт һәм Айрат Дамир улына киләчәктә дә уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр теләде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана