VII Республикакүләм ифтары волонтерларының координаторлары махсус треннинг узды

27 апрель 2019 ел 19:05
VII Республикакүләм ифтары волонтерларының координаторлары махсус треннинг узды

Бүген Песчаные Ковали бистәсенең "Салих" мәчетендә VII Республикакүләм ифтары волонтерларының координаторлары  треннинг узды. Диния Нәзарәтенең мөселман ихтыярчылары хәрәкәтенең әйдәп баручы лидерлары өчен Россиядә иң зур ифтар мәҗлесен уздыру буенча махсус укулар һәм алар арасында бердәмлекне ныгыту максатында командалы коучинг оештырылды. Координаторлар ихтыярчылар корпусы алдында торган бурычлар белән танышты, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын, вакыт һәм эшне башкаручылар белән идарә итүне өйрәнделәр. 50 координарга ифтар вакытында 1000 ихтыярчының эшен оештырырга кирәк булачак. Ихтыярчылар исә ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен җәлеп ителә. Бүгенге көндә VII Республика ифтарын оештыру һәм уздыру эшләрендә катнашырга теләүчеләрдән барлыгы 700дән артык гариза кабул ителгән. Аларның иң олысына - 79 яшь. Хезмәтнең авырлыгын исәпкә алып, волонтерлар 16 яшьтән кабул ителә. 

VII Республикакүләм ифтар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “Казан Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә 2019 елның 25 маенда «Казан Арена» стадионында уздырылачак. 

Ифтарда ихтыярчы булу өчен форманы тутырырга кирәк. Теркәлү 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы