VII Республика ифтарына 800 волонтер теркәлгән! Иң өлкәненә - 79 яшь

02 май 2019 ел 09:03
VII Республика ифтарына 800 волонтер теркәлгән! Иң өлкәненә - 79 яшь

VII Республика ифтарын оештыру һәм уздыру эшләрендә катнашу өчен 800 волонтер теркәлгән! Аларның иң өлкәненә - 79 яшь. Ихтыярчыларны теркәү дәвам итә.

Искәртеп узыйк: Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда “Казан Арена” стадионында узачак. Бу көнне намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак. Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 1000 волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Хезмәтнең авырлыгын исәпкә алып, волонтерлар 16 яшьтән кабул ителә. 

Волонтер булу өчен форманы тутырырга кирәк. Теркәлү 24 майга кадәр дәвам итәчәк. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18.

Хәзерге вакытта ифтарда ихтыярчыларның эшен оештырачак 50 координаторны әзерләү буенча да актив эш алып барыла. Диния Нәзарәтенең мөселман ихтыярчылары хәрәкәтенең әйдәп баручы лидерлары өчен Россиядә иң зур ифтар мәҗлесен уздыру буенча махсус укулар һәм алар арасында бердәмлекне ныгыту максатында командалы коучинг оештырылды. Координаторлар ихтыярчылар корпусы алдында торган бурычлар белән танышты, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру ысулларын, вакыт һәм эшне башкаручылар белән идарә итүне өйрәнде. 

Моннан тыш, быел ифтарны оештыручылар барлык теләүчеләр өчен чараны уздыруга акчалата өлеш кертү мөмкинлеген булдыру турында карар кабул итте. Ачык режимда акча җыю хакында игълан итү карары мәҗлес кунакларының моңарчы күрелмәгән саны белән генә түгел, нигездә, киң мөселман җәмәгатьчелегеннән кабул ителгән күпсанлы үтенечләр белән бәйләп аңлатыла: Аллаһ Илчесе ﷺ хәдисендә әйтелгәнчә, "Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тотучы алган савапларга ия булыр, моннан тыш ураза тотучының савабы бер дә кимемәс". 

Моңа кадәр республика ифтары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, “Казан Арена” стадионы дирекциясе һәм берничә спонсор тырышлыгы белән үткәрелде. Хәзер VII Республика ифтары чакырылган кунаклар исемлеге буенча гына түгел, аны оештыруга җәмәгатьчелекнең күпләп җәлеп ителүе белән дә чын мәгънәсендә халыкчан булачак. Ифтарда тәкъдим ителәчәк бер порциянең бәясе – 500 сум. Шул рәвешле, ураза тотучы кардәшен авыз ачтырасы килгән һәркемнең шушы күләмдә акча күчереп, моның өчен зур әҗер-савап алу мөмкинлеге бар. Шунысы мөһим: мөмкинлеккә карап, акчаны күбрәк тә, азрак күчереп була. Республика ифтарын уздыруга матди өлеш кертү өчен:

- 7715 номерына “Ифтар” сүзен язып смс җибәреп була. Смс бәясе – 50 сум (элемтә операторының тарифына бәйле). Ураза тотучы кардәшен авыз ачтырасы килгән һәркем шушы исәптән һәм күбрәк күләмдә дә 7715 номерына смс җибәрә ала. Мисал өчен, “Ифтар 500” яки “Ифтар 1000”.

– iftar.tatar сайты аша финанс ярдәмне популяр акча күчерү системалары аша башкарырга мөмкин: MasterCard, VISA, Яндекс.Деньги.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: чарада традицион рәвештә Татарстанның төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре, чит илләр консуллары, республиканың һәм Россиянең башка төбәкләренең дин әһелләре, православие һәм католицизм руханилары, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнары: күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр катнаша. Моннан тыш, ел саен ифтарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы