“Татлы Рамазан”: казанлылар һәм башкала кунакларын мөселман яшьләре хөрмә җимешләре белән сыйлады

06 май 2019 ел 22:22
“Татлы Рамазан”: казанлылар һәм башкала кунакларын мөселман яшьләре хөрмә җимешләре белән сыйлады

Бүген, мөбарәк Рамазан аеның беренче көнендә, Казанда традицион “Татлы Рамазан” акциясе үткәрелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әлеге чараны киң җәмәгатьчелекнең рухи мөмкинлекләрен арттыру һәм әхлакый таянычларны ныгыту максатыннан, шулай ук казанлыларның һәм шәһәр кунакларының Рамазан аеның фазыйләтләренә, традицияләренә һәм ислам диненең хакыйкый кыйммәтләренә игътибарын җәлеп итү максатыннан оештырылды. Әлеге акция барышында "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә утыздан артык волонтер “барлык айлар солтаны”ның төп символы булган хөрмә җимешен өләште һәм Рамазан аеның үзенчәлекләре, ураза тотуның файдасы турында сөйләде, алдан әзерләнгән Рамазан буклетларын таратты. Чара “Түбәтәй” кафесында волонтерлар өчен ифтар белән төгәлләнде. 

Искәртеп үтәргә кирәк, быелгы Рамазанның яңалыгы булып Татарстан мөфтияте “Түбәтәй” кафесы белән берлектә үткәргән яшьләр өчен тематик ифтарлар тора.  Иң беренче чара бүген уразаның беренче көнендә – “Рамазанга кердек” дигән исем астында узды. 13 нче майда – “Хатын-кыз һәм Рамазан”, 20 нче майда “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган балалар өчен “Мин дә ураза тотам”, 27 нче майда “Рамазан һәм Коръән” дип исемләнгән тематик кичәләр һәм авыз ачу мәҗлесләре үткәрү ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы