Татарстанда ифтарлар башланды

07 май 2019 ел 10:35
Татарстанда ифтарлар башланды

Кичә Татарстанның күпләгән мәчетләрендә авыз ачу мәҗлесләре (ифтарлар) башланып китте. Иң беренчеләрдән булып зурлап ачылган массакүләм авыз ачу мәҗлесе кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды. “Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры” ачылу тантанасына күпләгән дин һәм дәүләт эшлеклеләре, иганәчеләр, кунаклар килде. Алар арасында – Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, Татарстанның икътисад министры Фәрид Абдулганиев, Төркиянең Казандагы Баш консулы Әхмәт Садыйк Доган, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Ай-Ти Парк директоры Антон Грачев һәм башкалар. Шулай ук танылган хоккейчылар Эмиль Гарипов һәм Альберт Яруллин, мөнәҗәтчеләр Ильяс Халиков, Илгиз Шәйхразиев һ.б. бар иде.

Ифтарга килгән барлык катнашучыларны Татарстан мөселманнары исеменнән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде:

– Әлеге мөбарәк айда ураза вакытында һәрбер мөэминнең күңеле рухи күтәренкелек кичерә, адәм баласы “иманның тәмен” тоя башлый һәм йорт әһелләре, дуслар белән бергәләп аш өстәленә җыелу шатлыгын кичерә башлый. Чөнки ураза – ул үзеңнең әхлагыңны яхшырту, начар гадәтләрне бетерү, нәфесеңне сындыру (үзеңә буйсындыру), тормышыңдагы барлык тискәре битләрне яхшыга үзгәртү һәм, нәтиҗәдә, гөнаһларыңның авыр йөгеннән котылу өчен яхшы мөмкинлек!

Алга таба хәзрәт һәр көнне уразага ният кылганда әлеге гыйбадәтне ашау-эчүдән азат булган хәлдә генә түгел, ә бар күңелеңне биреп тотуның әһәмиятенә тукталды: “Бу айда калебебезне, кулларыбызны, телне, күзләребезне хәрәмнәрдән сакласак иде. Уразаны ашказаны белән генә түгел, ә нәфесебез белән тотсак иде. Бу айдан мөмкин кадәр күбрәк файда күрергә тырышсак иде”, – дип ихлас теләкләрен җиткерде.

“Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры” һәр көнне изге ай дәвамында көн саен эшләячәк. Биредә һәр кич ике йөзгә якын кешене ашатачаклар.

Казанда авыз ачу мәҗлесләре 40 мәчеттә үткәреләчәк. Аларга теләгән һәркем килә ала – мәҗлесләр бөтен кеше өчен дә ачык. Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгәнчә, “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кадәр савап алыр” диелгән. Изге Рамазан ае – изге гамәлләр ае, бу айда һәр мөселман кешесе ураза тотып, гыйбадәтләр, изге гамәлләр кылып Аллаһы ризалыгына ирешергә омтыла. Ифтарлар оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Аларның исемлеге белән биредә таныша аласыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы