ТР Президенты Балык Бистәсендә бер мәчетне карап чыкты. Имам белән ул нәрсә сөйләште?

11 май 2019 ел 19:54
ТР Президенты Балык Бистәсендә бер мәчетне карап чыкты. Имам белән ул нәрсә сөйләште?

Бүген, Рамазан аеның 6-нчы көнендә, үзенең эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында Яңавыл авылы мәчетендә булып китте. Биредә аны һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны, шулай ук аларны озата килүче башка рәсми затларны Балык Бистәсе имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов каршылады. Кул бирешеп исәнләшүләрдән соң, Президент һәм имам бер-берсенә истәлекле бүләкләр биреште: хәзрәткә Коръән китабы тапшырылды, ә ул үзе районның атаклы кул остасы 89 яшьлек Хәбибулла абзый Хәбибуллин бәйләгән чып-чын чабаталар бирде.  Әйтергә кирәк, хәзрәтнең бүләге республика башлыгының күңеленә хуш килә һәм ул "ярты сәгать эчендә бер чабата үрә алган" үзенең әтисе турында шәхси җылы истәлекләре белән уртаклашты. 

Икенде намазына кадәр килеп төшкән кунаклар белән очрашу Коръән аятьләре һәм догалар уку белән дәвам итте. Шуннан Рөстәм Нургалиевич соравы буенча, имам үзе һәм эшчәнлеге турында сөйләп китте: Рамазан хәзрәт тумышы белән Башкортстаннан булса да, гыйлемен Казанда ала һәм Яңавылда инде 18 ел буе эшли. Чит төбәкләрдән күп чакырсалар да, аның нәкъ менә Татарстан өммәтенә хезмәт итеп яши килә. Форсаттан файдаланып, ул татарстанлыларга диннәрен тотарга, тату яшәргә, эшләргә, гаиләләр корырга, киләчәккә планнар төзергә ярдәм иткән рухи, социаль һәм икътисадый тотрыклылык өчен Рөстәм Нургалиевичка үзенең ихлас рәхмәтен белдерде. 

Рөстәм Нургалиевич үзе исә мәчетнең эчке һәм тышкы яктан күркәм булуын искәртеп үтте. Имам җавап кайтарып, мәчетне төзүчеләр һәм аеруча аның эчке бизәлешенә үзенең күп тырышлыкларын керткән штукатур-маляр булып эшләүче алтын куллы остабикә Алсу ханым Камалиеваның хезмәтен билгеләп үтте. Бу уңайдан кунаклар ТР эшче профессияләр елының әһәмиятен билгеләп узды - ул эшче хезмәтләренең абруен һәм яшьләрнең гомуми профессиональ дәрәҗәсен күтәрер, дип көтелә. 

Яңавыл авылы мәчете үз ишекләрен 2018 елның 22 июлендә ачып җибәрә. Шунысы кызыклы, мәчет проектының нигезе итеп Казандагы "Мәрҗани" мәчетенең төп бинасы сызымнары алынган. Бинада 100 кешелек намаз залы, кухня, имам кабинеты, тәһарәт алу бүлмәләре урнашкан.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы