Бөгелмә мөхтәсибәте ятим нарасыйларга кирәк-яраклар җыю турында игълан итә

13 май 2019 ел 11:16
Бөгелмә мөхтәсибәте ятим нарасыйларга кирәк-яраклар җыю турында игълан итә

Татарстанда авыру балаларны дәвалауга юнәлтелгән «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия акциясе дәвам итә. Бөгелмә мөхтәсибәте дә игелекле эшләргә кушылып, әти-әниләре тарафыннан ташлап калдырылган күкрәк сабыйларына ярдәм йөзеннән кирәк-яраклар һәм акча җыю турында игълан итә. Хәзерге көндә әлеге нарасыйлар вакытлыча балалар хастаханәсенә урнаштырылган. Битараф булмаган һәркем әйберләрне (подгузниклар, салфеткалар, биләүләр, кием-салым) һәм башка иганә ярдәмен Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетенә китерә ала. Белешмә өчен телефон: 8(85594) 4-16-98.

Традицион рәвештә  нәкъ менә шушы Изге айда республика мөселманнары мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә аеруча активлык күрсәтә, чөнки Рамазан ае күрсәтмәләренең берсе – сәдака һәм зәкят түләү. Азкеремлеләргә һәм авыруларга карата изге гамәлләр кылган һәм юмартлык күрсәткән өчен савап бу 29 көндә күп тапкырга арттырылып языла һәм кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная.

Голәмәләр шурасы тарафыннан казыйлар белән берлектә фитыр сәдакасының минималь күләме 100 сум дип билгеләнде, зәкят чыгаручыларга – 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 230 мең сум. Теләге булган һәркем бу акчаларны мохтаҗ сабыйларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтә ала.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы