Бөгелмәдә шәһәр мэры исеменнән ифтар узды

13 май 2019 ел 08:51
Бөгелмәдә шәһәр мэры исеменнән ифтар узды

Кичә, Рамазан аеның 7-нче көнендә, Бөгелмәнең үзәк мәчетендә шәһәр һәм район башлыгы Закиров Линар Рөстәм улы исеменнән хәйрия ифтары булып узды. Авыз ачу ашында 200-дән артык кеше катнашты, алар арасында мәртәбәле кунак Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Бөгелмә һәм күрше район имамнары, аксакаллар, төрле мәхәллә вәкилләре дә булды.

Кичәне Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе рамил хәзрәт Хөснетдинов башлап җибәрде. Ул район башлыгына шәһәрдә якташлар өчен хәйрия ашлары уздырып торганы өчен ихлас рәхмәтен белдерде һәм Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләп китте. Авыз ачканнан соң сүзне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алды. Ул ифтарда катнашучыларга Рамазан ае турында вәгазь сөйләде, үзенең үгет-нәсихәтләрен бирде. 

Ифтардан соң мөселманнар җәмәгать белән Бөгелмә районы һәм Татарстан Республикасы иминлеге өчен дога кылдылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы