Казанда журналистлар өчен ифтар узды

15 май 2019 ел 10:11
Казанда журналистлар өчен ифтар узды

Рамазан аеның 9 нчы көнендә Татарстан мөфтияте Казанда журналистлар өчен зур традицион ифтар узды. Мәҗлестә республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм федераль, республика, шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючы, матбугат хезмәтләрендә эшләүче иллеләп каләм әһеле җыелды. Әлеге чарада катнашучы кунаклар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков, ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров һәм Лилия Галимова, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров һәм башкалар бар иде.

Әлеге чараны рәсми рәвештә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде. Ул Кәлам Шәрифтән аятьләр укыды, аннары кунакларга Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь белән мөрәҗәгать итте:

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дигән: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять).

Мөфти сүзләренә караганда, ураза бу айда барлык мөселманнар өчен зур сынау, ягъни мәдрәсә булып тора, аны уңышлы узганнан соң кешенең җаны нәфес теләкләре белән көрәшә башлый. Камил хәзрәт искәрткәнчә, ураза тоткан өчен махсус саваплар бирелә, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәл өчен ул берничәгә тапкырлана.

– Бер хәдистә болай диелә: “Коръәннән бер генә хәреф укыган кешегә бер изге гамәл языла, ә һәрбер изге гамәл унга тапкырлана, мин “Әлиф, Ләм, Мим”не бер хәреф дип әйтмим, алар һәрберсе аерым хәреф”. Шулай итеп, “Әлиф Ләм Мим”не укыган кеше 30 савап ала. “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим” дип әйткән өчен – 190 савап. Рамазан аенда изге гамәлләр өчен меңәрләгән саваплар алырга мөмкин!”. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-саваплар вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешү нияте белән ураза тота икән, аның әүвәлдә булган барлык гөнаһлары гафу ителер”. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган догаларыбызны түләгән фитыр һәм фидия сәдакаларыбызны кабул итсен! Мин ихластан күңелдән Рамазан ае төгәлләнгәннән соң сезнең белән яңа гына дөньяга килгән сабый кебек гөнаһсыз хәлдә очрашуларыбызны теләп калам”.

Алга таба журналистларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте бүлеге җитәкчесе Резеда Закирова мөрәҗәгать итте. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә традицион ислам кыйммәтләрен тарату эшендә мөфтияткә мәгълүмати ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. “Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сезнең ярдәм белән җәмгыятьтә мөселманнар һәм исламның уңай образын формалаштырырга омтыла. Без мөселманнар гыйлемле, югары әхлаклы, сәламәт һәм актив гражданлык позициясенә ия кешеләр дигән ышанычның ныгуын телибез. Без мөселман өммәте өчен җаваплылыкны тоеп эш алып барабыз. Әмма сезгә редакцияләрдә дини мәсьәләләрне яктырту буенча җаваплы бурыч йөкләнгән”. Шулай ук Резеда Марат кызы журналистларны бүгенге көндә өммәтебездә баручы теге яки бу процессларга бәя биргәндә Россиядә ислам үсеше шартларын искә алырга чакырды.

Очрашуда изге сүзләр белән мөфтият белән хезмәттәшлек иткән журналистны, “Эфир” телекомпаниясе алып баручысы Алексей Кулешовны искә алдылар, ул быел яз көне вакытсыз арабыздан китте. Хезмәттәшләре аны тәртипле, югары һөнәри әзерлекле һәм ярдәмчел булганлыгын билгеләп үтте.

Алга таба очрашу Татарстан мөфтиенең тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары тапшыруы белән дәвам итте. Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан бүләкләрне “җәмгыятьтә ислам диненең традицион кыйммәтләрен тарату, милләттәшләребез һәм үсеп килүче буынга дини белем һәм тәрбия бирү эшендә ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенә мәгълүмати ярдәм күрсәткәне өчен” коллективлар һәм басма матбугат, телеканал, портал һәм радио журналистлары алды, алар үзләренең мәгълүмати ресурсларында ислам темасын яктыртуны актив рәвештә алып баралар. Рәхмәт хатлары белән түбәндәгеләр билгеләп үтелде: “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, “Эфир” телекомпаниясенең яңалыклар хезмәте, “Манзара” тапшыруы редакциясе, шулай ук ТНВда “7 дней”, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Болгар радиосы”, “Ислам Тудей” порталы, "KazanFirst", ТАСС агентлыгы, “Реальное время” интернет-газетасы, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” газеталары һәм башкалар.

Ахшам намазы җиткәнче Камил хәзрәт берничә сорауга җавап бирергә өлгерде. Мисал өчен, алда торган VII Республика ифтары буенча сорауларга җавап биреп, Татарстан мөселманнары башлыгы аның Россиядә иң авыз ачу мәҗлесләренең берсе булуын, анда 15 мең кеше катнашуын, аның быел 25 май көнне “Казан Арена” стадионында узуын искәртеп узды. Мөмкинлектән файдаланып, Камил хәзрәт журналистларны әлеге масштаблы чарага чакырды.

Россиядә ислам банкингы үсеше проблемалары турында сорауга җавап биреп, мөфти болай диде: “Бүгенге көндә хокукый базага бәйле проблемалар бар, шулай ук әлеге өлкәдә компетентлы белгечләр җитеп бетми”. Камил хәзрәт ассызыклаганча, бүгенге көндә Россия ислам институты базасында ислам финанслары буенча белгечләр әзерләү алып барыла. Моннан тыш, ул ислам финанслары өлкәсендә чираттагы мөһим вакыйганы искәртеп узды: KazanSummit 2019 кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Ак Барс Капитал” идарә компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Әлеге килешү биржа базарында ислам нормаларына туры килгәнчә мөселманнар өчен кыйммәтле кәгазьләр сайлау мөмкинлеген киңәйтәчәк.

Кояш баю белән авыз ачу узды, һәм ифтарда катнашучылар республикабыз мөселманнары башлыгына оеп җәмәгать белән ахшам намазын укыды. Алга таба кичә формаль булмаган аралашу белән дәвам итте, аның барышында журналистларның дини белемнәрен тикшерүгә багышланган интерактив викторина үткәрелде. Җиңүчеләргә бүләкләр – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортыннан китаплар алды.

Традицион ифтар истәлек өчен күмәк фотога төшү белән төгәлләнде. Журналистлар Камил хәзрәткә сорау бирү мөмкинлегеннән файдаландылар һәм аны озак вакыт җибәрми тордылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы