Мөслим районына яңа мөхтәсиб билгеләнде

22 май 2019 ел 14:44
Мөслим районына яңа мөхтәсиб билгеләнде

Бүген, Рамазан аеның 17 нче көнендә, Мөслим Үзәк мәчетендә Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашында Мөслим районы имамнары җыелышы үткәрелде. Җыелышта күтәрелгән көн тәртибендәге мәсьәләләр белән беррәттән, Татарстан мөфтияте вәкиле районда дини җитәкче – мөхтәсиб сайлау кирәклеге мәсьәләсенә күчте. 

Равил хәзрәт Зөфәров коллективка имам-мөхтәсиб вазифасына Расыйх хәзрәт Каюмовны тәкъдим итте. Имамны әлеге җаваплы вазифага билгеләгәндә, Равил хәзрәт имамның күпьеллык һәм уңышлы эш тәҗрибәсен: аның 2007 елдан Мөслим районы Михайловка авылы “Ислам нуры” мәчете имам-хатыйбы, 2018 елдан Мөслим районы Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы булуын, лаеклы ялда булуына карамастан дини белем үзләштерүен дәвам итеп 2016 елда Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсен тәмамлавын истә тотты. Җыелыш барышында Расыйх хәзрәт Каюмовны Мөслим имамнары тарафыннан бертавыштан имам-мөхтәсиб вазифасына сайлап куелды.

Расыйх хәзрәт 1947 елда Актаныш районында туган. 1975 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Төрле урыннарда зоотехник, икътисадчы һәм хисапчы булып эшли. Өйләнгән, өч баласы бар. Моннан тыш, Расыйх хәзрәт сәнгатьле һәм аһәңле сөйләм осталыгына ия, тормыш һәм дин турында ул үз фикерләрен ачык аңлатып бирә. Расыйх Каюмов бүгеннән мөхтәсиб булып эшләү белән беррәттән, Элемтә авылы “Әсгать” мәчете имам-хатыйбы һәм Мөслим Үзәк мәчетендә беренче имам вазифаларын да алып барачак.

Җыелышта Равил хәзрәт Зөфәров яңа сайланган имам-мөхтәсибкә өммәтебез һәм Татарстанда ислам үсешенә хезмәт итүдә уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы