Мөфти Аксубайда булып кайтты

25 май 2019 ел 14:36
Мөфти Аксубайда булып кайтты
Рамазан аеның 19 нчы көнендә Татарстан мөфтие Аксубай районына эшлекле сәфәр кылды. Камил хәзрәт Сәмигуллинның әлеге җирлек белән танышуы Аксубай Үзәк мәчетендә урнашкан дини мирас күргәзмәсендәге очрашулардан башланып китте. Борынгы дини китаплар, рухи ядкарьләр сакланучы үзәк эше хакында Камил хәзрәткә тәфсилләп район имам-мөхтәсибе, мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча мөфти киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров сөйләде. Аксубай төбәгендә рухи мирасны җентекләп өйрәнү һәм җыю тәҗрибәсе белән якыннан танышырга шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт Миншин, Нурлат районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов килгән иде. Кунаклар күргәзмәгә карата үзләренең зур кызыксынуларын белдерделәр.
Аксубайлылар һәм дин әһелләре белән очрашу алга таба Аксубай универсаль технологияләр техникумы бинасында дәвам итте. Биредә авыз ачып, ахшам намазы укыганнан соң 150 кешегә оештырылган ифтар мәҗлесе башланып китте. Әлеге күркәм чара Аксубай районы хакимияте башлыгы Камил Гыйльманов исеменнән үтте. Камил Камал улы ифтарның мөселман кардәшләребезне берләштерү чарасы булуы турында белдерде, районда милли һәм дини татулык хакында сөйләде. 
Мөхтәрәм кунаклар арасында шулай ук Нурлат хакимияте башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһүдин бар иде. Әлеге очрашуда Татарстан мөфтие Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләп кенә калмады, җыелган халыкның белемнәрен тикшерү нияте белән үзе дә сораулар яудырды. Нәфесне тәрбияләү, адәм баласына акыл нигъмәте бирелү, фәрештәләрнең сыйфатлары һ.б. сорауларга төрле мәхәллә вәкилләре бик теләп җавап бирделәр. Әлеге районкүләм ифтар киң катлам халыкның бер өстәл янәшәсенә туплануы белән үзенчәлекле булды, биредә җитәкчеләр дә, район имамнары да, мөгаллим-мөгаллимәләр дә, абыйтайлар да бик теләп катнашты. Камил хәзрәт очрашуны Рамазан аеның өстенлекләре, ураза тотучыларга нинди саваплар биреләчәге турында нәсыйхәт сүзләрен сөйләп һәм дога кылып тәмамлады. “Уразасы кабул булган кеше анадан туган гөнаһсыз сабый кебек булыр”, – дип белдерде мөфти.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы