Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстанының “Әл-Яум” яңалык агентлыгына интервью бирде

28 май 2019 ел 15:13
Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстанының “Әл-Яум” яңалык агентлыгына интервью бирде

Бүген, Рамазан аеның 23 нче көнендә, Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья ислам лигасы чакыруы буенча Мәккәдә халыкара конференциядә катнашкан көннәрдә Согуд Гарәбстанының “Әл-Яум” яңалык агентлыгына интервью бирде.

Әңгәмә барышында Татарстан мөселманнары башлыгы дөньякүләм танылган галимнәр катнашында Изге Рамазан аенда узган зур чараны – «Коръән һәм Сөннәт текстларында урталык һәм модерация кыйммәтләре» фәнни-гамәли конференцияне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде: “Сәфәрем барышында мөселман илләре җитәкчеләре, мөфтиләр, дөньякүләм танылган галимнәр белән очрашулар насыйп булды", - диде ул. Татарстан мөфтие шулай ук журналистларга әлеге фәнни җыенның дөнья өммәте өчен файдалы мәйданчык икәнлеген ассызыклады, ТР Диния Нәзарәтендә Коръән һәм Сөннәт текстлары өстендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әңгәмәнең аерым темасы мөфтият һәм Бөтендөнья ислам лигасы белән хезмәттәшлек турындагы килешүгә багышланды. Камил хәзрәт яңалыклар агентлыгы аша шулай ук Татарстан мөселманнарының сәламнәрен тапшырды, Россиядәге дини вәзгыятькә кыскача тукталды һәм күпмилләтле җәмгыятьтә ислам үсеше үзенчәлекләре һәм динара багланышлар турында сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы