Казанда мөслимәләр өчен ифтар уздырылды

30 май 2019 ел 12:41
Казанда мөслимәләр өчен ифтар уздырылды

Кичә, Рамазан аеның 24-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге гүзәл затларны ифтарга җыйды. Чарада республиканың күренекле абыстайлары, Казан мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә хезмәт куючы мөгаллимәләр, шулай ук милли хәрәкәт оешмалары җитәкчеләре – барлыгы 250 кеше катнашты.

Авыз ачу алдыннан сәламләү сүзләре белән кунакларга мөфтиятнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре рәисе Наилә ханым Җиһаншина мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул бу төр өчрашуларның мөселман өммәтен берләштерү, үзара тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өчен гаять мөһим булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, ул күп еллар дәвамында өммәтне үстерүгә зур өлеш кертүче битараф булмаган актив мөслимәләргә ихлас рәхмәтен белдерде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мәҗлес дини-милли рухта узды, барлык кунаклар да ак яулыклар ябып, милли киемнәрдән килгән иде. Ифтарда вәгазь, Коръән аятьләре укылды, мөнәҗәтләр, бәетләр әйтелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы