«Рамазан – изге гамәлләр ае»: мохтаҗларга 5 тоннадан артык азык-төлек таратылды

30 май 2019 ел 14:34
«Рамазан – изге гамәлләр ае»: мохтаҗларга 5 тоннадан артык азык-төлек таратылды

Бүген, Рамазан аеның 25-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды "Восхождение" тернәкләндерү үзәгендә булды. "Рамазан – изге гамәлләр ае" акциясе кысаларында һәм якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан, фонд хезмәткәрләре бу үзәктә тәрбияләнүче физик мөмкинлекләре чикле 50 кешегә азык-төлек җыелмалары тапшырды. Җыелмада ярмалар, көнбагыш мае, макарон, он, шикәр, печенье, хөрмә, һәм чәй бар. Әлеге акция күркәм традициягә әверелде: “Зәкят” хәйрия фонды күп еллар дәвамында "Восхождение" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итә. Биредә үзләренең торагы булмаган, инвалид арбасы ярдәмендә генә хәрәкәтләнү мөмкинлегенә ия кешеләр тәрбияләнә. Аларның күбесе әти-әниләре белән яши, кемдер үз гаиләсен корган.

Моннан тыш, бүген шул ук акция кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте  резиденциясендә «Зәкят» хәйрия фонды 100дән артык мохтаҗ казанлыга: күпбалалы, азкеремле, тулы булмаган, шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә, ялгыз аналарга һәм өлкәннәргә, ятимнәргә, инвалидларга азык-төлек җыелмаларын таратты. "Зәкят" хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сүзләренә караганда, быел Рамазан ае дәвамында фонд Казанның азкеремле 800 гаиләсен 5 тоннадан артык азык-төлек белән тәэмин иткән.

Сәгыйдә ханым Хәмидуллина берничә ел дәвамында нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фондыннан ярдәм ала:

– Мин "үзенчәлекле" бала тәрбиялим. 11 яшьлек улым Сәет ДЦП һәм эпилепсиядән интегә. 2 ел элек "Зәкят" ярдәме белән тернәкләнү уздык, шуннан соң балам йөрергә өйрәнде. Гаиләбезгә күрсәткән ярдәме өчен "Зәкят" фондына бик зур рәхмәт!

Мохтаҗларның барысы да азык-төлекне алырга үзләре килә алмады. Алар урынына язмышларына битараф булмаган туганнары, күршеләре, дуслары килде. Мәсәлән, Айрат Нурхамматов, бу акция турында ишетеп, танышының авыру улына ярдәм күрсәтү максаты белән,  "Зәкят" фондына мөрәҗәгать иткән:

–  Гаилә дустыбыз Рафаэльгә 40 яшь. Аның тормышы бик авыр. Андый кешеләргә һәртөрле ярдәм мөһим. Аллага шөкер, Рамазан аенда гына түгел, башка вакытта да ярдәм күрсәтүче мәрхәмәтле кешеләр һәм "Зәкят" фонды кебек оешмалар бар.

Искәртеп үтик: Рамазан аеның беренче көненнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән Татарстанда “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе башланды.  Акция барышында мөфтият мохтаҗларга комплекслы ярдәм күрсәтте: азык-төлек, акча һәм кием-салым белән ярдәм итте. Әйтик, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында ТР Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге тарафыннан республиканың барлык мөхтәсибәтләренә Ураза бәйрәме һәм Балаларны яклау көне уңаеннан мохтаҗларга өләшү өчен җәйге сезонга балалар киеме комплектлары тапшырылды. Киемнәрне бүлеп бирү урыннардагы исемлекләр буенча тормышка ашырыла. Нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды шулай ук аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләргә балалар коляскалары бүләк итте. “Зәкят” хәйрия фондына битараф булмаган казанлылар тарафыннан кулланылышта булган, әмма яхшы сакланган 13 коляска бирелгән. Арбаларның барысы да ялгыз, күп балалы һәм үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әниләргә тапшырылды. Алар Казанда гына түгел, Татарстан һәм Чуашстан районнарында яшиләр.

Моннан тыш, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында авыру балаларны дәвалау өчен акча җыю игълан ителде. Акция әле тәмамланмады, әмма “Зәкят” хәйрия фонды карамагындагы биш сабый – 13 яшьлек Карина Рахманкулова, 9 яшьлек Даниэль Хәнипов, 13 яшьлек Валентин Егоров, 16 яшьлек Әлфия Борһанова һәм 5-яшьлек Ангелина Вавиловага махсуслашкан медицина үзәкләрендә тернәкләнү курслары узу мөмкинлеге бирелде. Тагын ике авыру баланы – 6 яшьлек Аяз Хәсәншин һәм 12 яшьлек Саша Комаровны дәвалауга акча җыю дәвам итә. Аязда аутистик спектрдагы тайпылышлар күзәтелә. Малай кешеләр белән аралашуда кыенлыклар кичерә, каты тавышны авыр күтәрә. Аязның әнисе Гөлнара ханым бөтен көчен һәм вакытын баланы сәламәтләндерүгә юнәлтә. Булган күнекмәләрне ныгыту һәм яңаларын үзләштерү максатыннан, балага чираттагы тернәкләнү курсын үтәргә кирәк. Бер курсның бәясе – 79 мең 200 сум. Саша Комаровка, җитлекмичә туганлыктан, ДЦП диагнозы куела һәм 1 яшендә үк инвалидлык бирелә. Табиблар әйтүенчә, тернәкләндерү курсларына йөртеп, сабыйга ярдәм итәргә була. Әмма бу курслар, нигездә, түләүле. Чираттагысының бәясе – 56 мең 400 сум. 

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Изге Рамазан-шәриф ае дәвам итә, безнең исә Аяз белән Сашага могҗиза бүләк итү мөмкинлегебез бар. Ярдәм итү өчен, KAZAN  сүзен язып, буш ара калдырып һәм күчерергә теләгән сумманы (50 сумнан башлап) күрсәтеп, 3116 номерына SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Акчаны шулай ук 5469 6200 1978 0699 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин (Мәрданов Булат Раифович картасы). Матди ярдәмне, түләү исемен (баланың фамилиясен һәм исемен) күрсәтеп, "Зәкят" хәйрия фондының исәп-хисап счетына күчерергә була. Өстәмә мәгълүматны фондка (843) 225-33-22 номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.

Бер хәдистә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребездән ﷺ "Нинди сәдака иң яхшысы?" – дип сорагач, ул: "Рамазан аенда бирелгән сәдака", – дип җавап биргән. Изге Рамазан аенда игелек кылып өлгерегез: Рамазан – изге гамәлләр ае!

Акча күчерү өчен реквизитлар:

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ» 

ИНН 1655068682, КПП 165501001, ОГРН 1091600003153. 

р/с 40703810400020000071 в ОАО "Ак Барс" Банк в г. Казани,

к/с 30101810000000000805, БИК 049205805. 

Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6 

Адрес: 420111г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы