Казанда яшьләр ифтары узды

31 май 2019 ел 11:13
Казанда яшьләр ифтары узды

Кичә, Рамазан аеның 25-нче көнендә, Казанда мөселман яшьләре өчен ифтар уздырылды. Анда яшь активистлар, волонтерлар һәм шәкертләр – барлыгы 250 кеше катнашты. Сәламләү сүзләре белән яшь буын вәкилләренә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре рәисе Наилә ханым Җиһаншина мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту, өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсенә таяну һәм яшьләрдән яңа белем алуның мөһимлеген ассызыклап үтте.

Ифтарда табибә, остаз Фәния абыстай Җәләлиева вәгазь белән чыгыш ясады. Ул әхлакны саклау һәм гаурәтләрне каплауның әһәмиятле булуына басым ясады. Аерым залда ир-атлар өчен Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазь укылды.

Авыз ачу алдыннан кунаклар өчен мавыктыргыч күңел ачу программасы тәкъдим ителде – интерактив уеннар һәм дини тематикага бәйгеләр үткәрелде.  

Ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре тарафыннан оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы