Татарстан мөфтие VII Республикакүләм ифтар иганәчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды

02 июнь 2019 ел 23:40
Татарстан мөфтие VII Республикакүләм ифтар иганәчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин VII Республикакүләм ифтар иганәчеләре өчен оештырылган авыз ачу мәҗлесендә катнашты. Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе оештырган махсус ифтар киң күләмле чараны үткәрүгә һәм оештыруга зур өлеш керткән 20гә якын кече һәм урта бизнес вәкилләре җыелды. Камил хәзрәт аларга Татарстанның бу зур социаль проектында ярдәм күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, эчтәлекле вәгазь һәм иганәчеләргә җылы теләкләр белән чыгыш ясады. Соңыннан ул аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Үзенең бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кеше алган кадәр савапларга ия булыр, әмма ураза тотучының савабын киметмәс”, – дип искә төшерде Камил хәзрәт. – Сез 15 мең ураза тотучы алган савапларга ия булдыгыз. Без беләбез ки, Рамазан аенда һәрбер изге гамәл 700 һәм аннан да күбрәккә тапкырлана. Әгәр бу Кадер кичәсе булса, утыз меңгә тапкырлана! Гади вакытта шушы савапларга ирешү өчен никадәр гомер яшәргә кирәк булыр иде! Сез Аллаһы Тәгалә каршында бөек гыйбадәт башкардыгыз – меңләгән мөселманнарны уңайлы шартларда авыз ачтырдыгыз. Аллаһы Тәгалә сездән разый булсын! Безнең галимнәребез әйткән: илаһи гамәлләрне башкарганда галимнәр һәм эшкуарлар берләшсә, безнең өммәтебез үсәчәк һәм алга барачак.

Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вице-президенты Радик Абдрахманов билгеләп үткәнчә, Камил хәзрәтнең нәсыйхәтләрен Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең Private Club мөселман эшкуарлары да югары бәяли. Үз чыгышында ул билгеләп үткәнчә, республикакүләм ифтар өммәтне һәм татарстанлыларны берләштерүче фактор булып тора.

Алга таба очрашуда катнашучылар Татарстан мөфтие катнашында җәмәгать белән намаз укыдылар һәм авыз ачтылар.

Быел VII Республикакүләм ифтар Рамазан аеның 20 нче көнендә – 25 майда узды. Ул рекордлы санда катнашучыларны үзенә җыйды – авыз ачу өстәле һәм грандиоз «намазлык» футбол кырында 15 мең кешегә әзерләнде. Шулай итеп, ифтарда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, Иран, Төркия һәм Казахстанның Казандагы илчеләре һәм генераль консуллары, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнары: күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм башкалар катнашты. Моннан тыш, әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Иганәчеләр ярдәме белән, ашамлыкларны әзерләү өчен 1,5 тонна сыер ите, 1,3 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, шулай ук 3 тонна җиләк-җимеш, 1,5 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг казылык эшләнмәләре, 15 мең чәк-чәк, 1 тонна печенье, шулай ук су һәм башка эчемлекләр сатып алынды. Ураза тотучылар өчен төзелгән меню традицион рәвештә хөрмә, өрек, җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, кискән ит, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфиттән торды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы