"Ярдәм" мәчетендә бәйрәм вәгазе сурдотәрҗемә белән укылачак

03 июнь 2019 ел 14:38
"Ярдәм" мәчетендә бәйрәм вәгазе сурдотәрҗемә белән укылачак

Ураза гаете уңаеннан Казандагы “Ярдәм” мәчетендә үзенчәлекле бәйрәм вәгазе укылачак - ул сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән алып барылачак. Ураза бәйрәме уңаеннан чаралар мәчеттә иртәнге сәгать биш тулып утыз минутта (5.30) башлана, аннан соң дога кылына. Иртәнге алты тулып утыз минутта (6.30) - бәйрәм вәгазе, иртәнге җидедә (7.00) – Гает намазы.

Рамазан ае дәвамында Казандагы “ЯРДӘМ” фонды карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда 6 майдан 3 июньгә кадәр ифтарлар узды (Серов ур., 4а йорты). “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды “Ярдәм” мәчетендә ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештырды, сәхәрләргә 300гә якын кеше килде. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек, кунакчыллык, мохтаҗларга һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү кебек сыйфатларны ачып бирә.

Монннан тыш, 4 июньдә иртәнге сәгать унда (10.00) “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен дәвалау-укыту-тернәкләндерү курслары тәмамлана. Бу - “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проектын тормышка ашыру өчен бирелгән Россия Президенты гранты кысаларында оештырылган дүртенче курс.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы