Игътибар! Нәзарәтнең Хәләл стандарты комитеты хәбәр итә!

04 июнь 2019 ел 11:12
Игътибар! Нәзарәтнең Хәләл стандарты комитеты  хәбәр итә!

Мессенджерларда “Челны-бройлер” оешмасы производствосында кош-кортны чалуның хәләл стандартына туры килмәве турындагы ялган хәбәрләр пәйда булуга бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты рәсми рәвештә “Челны-бройлер” предприятиесендә җитештерелгән һәм Комитет билгесе белән тамгаланган продукция хәләл стандартына туры килә, дип белдерә. Көн саен бу предприятиедә җитештерү процесслары Комитет белгече күзәтүе астында һәм хәләл стандарты шартларын һәм таләпләрен үтәгән хәлдә алып барыла: 

— Һәр кошны чалган вакытта “Бисмилләһи Аллаһу Әкбәр” сүзләре әйтелә;

— чалу процессын мөселманнар гамәлгә ашыра һәм контрольдә тота;

— бөтен кошлар да чалыр алдыннан тере була;

— чалу өчен каралган кораллар үткенләп кайралган;

— хайваннар җитез бер хәрәкәт белән чалына

— чалынган кош-кортның каны тулысынча агып бетә;

—хәнәфи мәзхәбе буенча мал чалганда дүрт кан тамырының теләсә кайсы  өчесе киселә: үңәч, трахея һәм ике муен кан тамыры.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы