Мөфти VIII Казан Евразия фәнни-гамәли форумының пленар утырышында катнашты

10 июнь 2019 ел 11:31
Мөфти VIII Казан Евразия фәнни-гамәли форумының пленар утырышында катнашты

Бүген, Шәүвәл аеның 7нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин VIII Казан Евразия фәнни-гамәли форумының пленар утырышында катнашты. «Евразиянең интеграцион һәм модернизацион потенциалы: торышы, гамәлгә ашыру проектлары һәм форматлары» – быелгы форумның төп темасы әнә шулай яңгырый.

Чара РФ Дәүләт Думасының БДБ эшләре, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты һәм Татарстан Республикасы Президенты патронажында үткәрелә. Җыен ТР Фәннәр академиясе, Казан Евразия һәм халыкара тикшеренүләр институты, ТР Икътисади җәмгыяте, «Хәзерге заман икътисады проблемалары» Евразия халыкара фәнни-аналитик журналы тарафыннан оештырыла. 

Форумның төп максаты – Евразиянең интеграцион һәм модернизацион куәтен гамәлдәге модельләргә, шулай ук гомуми тотрыклылык, икътисади куркынычсызлык, икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту, Глобаль хезмәт бүленеше һәм кооперация системасында Россия һәм аның төбәкләренең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру механизмнарын булдыру буенча яңа проектларга таянып анализлау һәм практик яктан нигезләү.

Фәнни җыен кысаларында көннең икенче яртысында секцияләр, тематик сессияләр, түгәрәк өстәлләр оештыру каралган. Катнашучылар Евразия интеграциясенең геосәяси, социаль-икътисади ихтыяҗлары һәм институциональ-хокукый шартлары турында фикер алышыр дип көтелә. Евразия интеграциясенең модернизацион потенциалы, аерым алганда, технологик һәм икътисади нигезләр, экологик, территориаль һәм тармак трендлары өлкәсендәге стратегик проектлар турында да сүз булачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы