Болгарда VIII Мөселман яшьләре форумына әзерлек буенча киңәшмә үтте

01 июль 2019 ел 17:23
Болгарда VIII Мөселман яшьләре форумына әзерлек буенча киңәшмә үтте

Бүген, шәүвәл аеның 28 нче көнендә, VIII Мөселман яшьләре форумына әзерлек барышы буенча эшлекле киңәшмә узды. Утырыш Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев рәислегендә үтте, аның эшендә шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, район мәдәният бүлеге һәм башка структур бүлекчәләр хезмәткәрләре, шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре вәкилләре һ. б. катнашты. Киңәшмә барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаевка VIII Мөселман яшьләре форумын тиешле дәрәҗәдә оештырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерелде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен слётта 18-30 яшьлек 200 яшь мөселман катнаша. Әлеге масштаблы чараны оештыруга төрле хезмәтләр җәлеп ителгән. Шулай итеп, бөтен чара дәвамында эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре форумны үткәрү территориясендә тәртипне күзәтеп торачак. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре шулай ук мохтаҗ кешеләргә үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү буенча да эшләячәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре палаткалы шәһәрчек территориясендә һәм башка биналарда куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк. Моннан тыш, киңәшмәдә туклануны оештыру, керү, китү, техник җиһазланышны оештыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, мөселман яшьләренең VIII форумы 12-19 июльдә борынгы Болгар палаткалы шәһәрчеге территориясендә узачак. Гаризалар кабул итү 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Мөселман яшьләре форумы – егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы. Быел чара Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Тәфсир елына багышлана. Өммәтебезнең иң сәләтле, актив һәм өметле вәкилләрен туплаячак бу җыен кысаларында лекцияләр, дәресләр, дөньякүләм танылган шәхесләр белән очрашулар оештыру каралган. Форумның остазлары – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, ислам хокукы нигезләре буенча магистр, шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә, Хәнәфи фикһе, тәфсир буенча хезмәтләр авторы Әхмәд Әл-Хәнәфи.

Тирән белем бирү программасыннан тыш, яшьләрне бай күңел ачу өлеше көтә: тренинглар һәм мастер-класслар, фикер алышу һәм түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр һәм спорт чаралары, шулай ук интеллектуаль һәм спорт уеннары. Форумда катнашучылар бер атна дәвамында иманнарын ныгытачак, Россия һәм дөньяның төрле почмакларыннан килгән дин кардәшләр белән аралашачак һәм Коръән белән якыннан танышачак. 

Форумда катнашу өчен:

1. Сылтама буенча теркәлү узарга һәм гариза тутырырга;

2. Оештыручылар Форумга ни өчен нәкъ менә сезне алырга тиеш булуы хакында пост язарга һәм аны #фмм_8 хэштегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга;

3. Язмада VK @forummuslimmol; Instagram @muslimmol сәхифәләрен билгеләргә кирәк.

Катнашучының профиле ачык булырга тиеш, юкса аның язмасы күренмәячәк. 

Форумга бару хакы 1000 сумны тәшкил итә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы