Татарстан мөфтие урынбасарлары Болгар ислам академиясенең Гыйльми совет утырышында катнашты

25 июнь 2019 ел 14:39
Татарстан мөфтие урынбасарлары Болгар ислам академиясенең Гыйльми совет утырышында катнашты

Бүген, Шәүвәл аеның 22 нче көнендә, Болгар ислам академиясенең чираттагы Гыйльми совет утырышы узды. Киңәшмә эшендә Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов (ул шул ук вакытта Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе дә) һәм мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин катнашты. Утырышта катнашучылар арасында шулай ук Болгар ислам академиясе ректоры, Гыйльми совет рәисе Данияр Абдрахманов, академиянең профессор-мөгаллимнәр составы бар иде.

Утырышның көн тәртибендә академия базасында ислам фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертацияләр яклау буенча академия базасында Совет төзү һәм шуның буенча нигезләмәне раслау мәсьәләләре, шулай ук докторантлар әзерләүнең индивидуаль уку планы һәм докторантларның фәнни-тикшеренү практикасы турында сөйләшү узды. Шулай ук утырышта катнашучыларга уку планына яңа фәннәр кертүгә караган документлар тәкъдим ителде. Моннан тыш, Гыйльми совет кысаларында академияне тәмамлаучыларны дини оешмаларга, уку йортларына, Россиянең дәүләт һәм иҗтимагый структураларына эшкә урнашуда ярдәм күрсәтүдә БИАны гамәлгә куючыларның хезмәттәшлек алып бару мөмкинлекләре каралды. Очрашу ахырында XII  гасыр болгар галиме Сөләйман бин Дауд ас-Саксининың кульязма әсәрләрен академик басмага әзерләү барышы хакында мәгълүмат җиткерелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы