Башкортостан Диния Нәзарәтенең элекке рәисе вафат. ТР Мөфтие кайгы уртаклаша

26 июнь 2019 ел 11:19
Башкортостан Диния Нәзарәтенең элекке рәисе вафат. ТР Мөфтие кайгы уртаклаша

Бүген, Шәүвәл аеның 23нче көнендә, Башкортостан Республикасының элекке мөфтие Нурмөхәммәд хәзрәт Нигъмәтуллин озак авырудан соң бу дөньядан китеп барган. Кайгылы хәбәр килеп ирешү белән, Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмдагы рәсми битендә хәзрәтнең якыннарының ачы хисләрен уртаклашты: 

"Россия өммәте олы югалту кичерде - бүген иртә белән Башкортостан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең элекке рәисе Нурмөхәммәд хәзрәт Нигъмәтуллин безнең арадан китеп барган. Озак еллар дәвамында Башкортостан мөфтиятен намуслы җитәкләп, ул шушы төбәк өммәтенең үсешенә саллы өлеш кертә, хезмәтен ислам өчен җан атып башкара. Аның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе мөселман җәмгыятенә әле күп файда китерә алыр иде. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының, башкорт кардәшләрнең тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларын гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм". 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы