«Хозур ТВ»ны хәзер «Дом.ру» цифрлы телевидениесе клиентлары да карый ала

28 июнь 2019 ел 15:53
«Хозур ТВ»ны хәзер «Дом.ру» цифрлы телевидениесе клиентлары да карый ала

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы тапшыруларын тамашачыларга күрсәтү мөмкинлекләрен арттыра. Бүгеннән Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә «Хозур ТВ»ны «Дом.ру» цифрлы телевидениесе клиентлары 531нче каналда карый ала. Әлеге килешүләр «Дом.ру» кабельле операторы белән контракт төзү нәтиҗәсендә тормышка ашты.

«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Телевизион проект, җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы,  «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.

Искәртеп узыйк: “Хозур ТВ" Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды. Шушы чагыштырмача кыска вакыт аралыгында телеканал зур уңышларга иреште. Бер ел эшләү дәверендә “Хозур ТВ” тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: "Таттелеком", "Уфа-нет", "Телеком-сервис" операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була.

Бүген “Хозур ТВ”ның youtube-каналына теркәлүчеләр саны 600 меңгә якын кешедән гыйбарәт. Шул ук вакытта "Хозур ТВ" һәм "Хозур ТВ Архив"ның youtube-каналлары колачлаган аудитория саны 50 миллионнан артык кешене тәшкил итә. "Хозур ТВ" контентында "караулар" саны – 102 меңгә якын!

“Хозур ТВ” рус һәм татар телләрендә утызга якын тапшыру эшләп чыгара, мисал өчен: "Әхлак сабаклары", "Ислам без стереотипов", "Просто о главном", "Тәфсир", "Бәрәкәтле гаилә", "Здоровье семьи", "Хәерле сәгатьтә", "Дорога к себе", "Балам-багалмам" һәм башкалар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
5:45
Кояш чыга
7:59
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
Rambler's Top100