Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы мәчетенә ярымай куелды

01 июль 2019 ел 09:56
Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылы мәчетенә ярымай куелды

29 май Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылында  мәчет манарасына ай кую тантанасы булып узды. Бу чарага авыл мөселманнары һәм мөхтәрәм кунаклар да килгән иде: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов, Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һ.б..

Әлеге чара барышында бер-бер артлы күркәм чыгышлар ясалды. Әдәмсә авылы имамы Исмәгыйль хәзрәт сүз алды. Ул барлык мәшә­катьләрен калдырып, мәчет төзелешенә булышырга килү­челәргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, дип теләде. Ә Илгиз хәзрәт Әшрәпов мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Күңел кушуы буенча авыр, җаваплы эшкә алынып, мәчет төзүчеләргә Аллаһы ярдә­мен һәм әҗер-савабын бирсен.

Тантанага бик күп кеше җыелган иде. Ерактан балкып торган мәчет манарасы бик күп еллар мөселманнарны Аллаһы йортына чакырып, үзенә җәлеп итеп торсын дигән теләктә калабыз.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы