Бөгелмәдә «Сәлам» балалар рухи-сәламәтләндерү курслары төгәлләнде

01 июль 2019 ел 10:19
Бөгелмәдә «Сәлам» балалар рухи-сәламәтләндерү курслары төгәлләнде

Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә шәһәр мөхтәсибәте ярдәме белән оештырылган «Сәлам» балалар рухи-сәламәтләндерү курсларының җәйге сменасы тәмамланды. Сменада илледән артык кыз һәм малай катнашты.

Шулай итеп, курсларда йөргән вакытта балалар ислам нигезләрен, гарәп алфавитын, Коръән сүрәләрен өйрәнделәр, әдәп һәм әхлак дәресләре алдылар. Дәресләрне шәһәр мәчетләренең тәҗрибәле хәзрәтләре һәм остазлары алып барды. Шулай ук балалар өчен саф һавада конкурслар һәм уеннар оештырылды.

Шунысы игътибарга лаек, күп кенә балалар беренче тапкыр мәчеткә барды. Курсларда булган вакытта дустанә һәм уңай мохиттә укучылар яңа дуслар һәм укытучылар белән кабаттан очрашырга теләк белдерде.

Смена ахырында балалар өчен чәй эчү оештырылды, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, шулай ук «Мадагаскар» кинотеатрына бару оештырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы