Татарстанда мәктәп балалары өчен дини тәрбия бирү чаралары дәвам итә

02 июль 2019 ел 10:11
Татарстанда мәктәп балалары өчен дини тәрбия бирү чаралары дәвам итә

Шушы көннәрдә Алексеевскиның Үзәк мәчетендә балалар өчен оештырылган дини тәрбия бирү чараларының ябылу тантанасы узды. Катнашучыларны һәм кунакларны имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Вальщиков сәламләде, балаларга китаплар һәм тәм-томнар өләште. Ун көн дәвамында балалар өчен бай программа әзерләнгән иде: алар Коръән нигезләрен үзләштерделәр, сүрәләр укыдылар, бассейнга һәм кинотеатрга йөрделәр, Биләр шәһәренә экскурсиягә бардылар.

Ә кичә, 28 шәввәл көнендә, Чистай шәһәренең берьюлы өч мәчетендә балаларга дини тәрбия бирү чаралары башланып кына китте. 180гә якын бала зур шатлык белән чаралар ачылышына килде. Чистай шәһәре имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов сәламләү сүзләрен җиткерде, балалар белән очрашуга шатлануын белдерде һәм вакытны файдалы итеп үткәрергә чакырды. Рухи тәрбия бирү үзәкләрендә балалар дин нигезләрен, Коръән, гарәп телен үзләштерәчәк, намаз укырга өйрәнәчәк. Моннан тыш бик кызыклы һәм мавыктыргыч ял итү программасы эшләнгән. 

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәтенә караган Кабан арты мәчете июль урталарыннан башлап август башына кадәр шөгыльләнәчәк. Биредә программаны яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзегәннәр: 6-9 яшьлек 30 кыз бала 15-20 июльдә, 10-14 яшьлек 30 кыз бала 22-28 июльдә, 7-13 яшьлек 30 малай 29 июль-4 август көннәрендә йөриячәк.

Казан шәһәре “Иман нуры” мәчете 17 июнь-7 июльдә 6-11 яшьлек кызлар өчен, 8 июль-28 июльдә 12-17 яшьлек кызлар өчен, 29 июльдән 18 августка кадәр 6-12 яшьлек малайлар өчен дини тәрбия чаралары оештырачак.

Алабуга мөхтәсибәте 18-25 июльдә балалар өчен “iMan” очрашулары үткәрәчәк. Әлеге көннәрдә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү, финанс грамоталыгы нигезләре буенча практик тренинглар, рольләргә бүленеп икътисадый уеннар уйнау, өстәлгә утырып эшлекле уеннар уйнау, эшмәкәрләр белән күрешү, танып белү чаралары, квестлар, спорт һәм иҗат эшләре көтә.

Кайбыч һәм Югары Ослан мөхтәсибәтләрендә балалар өчен дини тәрбия чаралары 15 июльдән, Апаста – 20 июльдән башланыр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы