Тукай районында имамнар җыелышы узды

03 июль 2019 ел 17:22
Тукай районында имамнар җыелышы узды

Бүген, шәүвәл аеның 30 нчы көнендә, Тукай районы имамнары җыелышы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов, район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов һәм имамнар катнашты.

Көн тәртибендә төп мәсьәлә буларак барлык имамнарга шәһадәтнамәләр тапшырылды. Утыздан артык имам Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров кулыннан дини эшчәнлек алып бару буенча бирелә торган төп документ – шәһадәтнамәне яңарттылар. Очрашу барышында дин әһелләре шулай ук җитәкчеләргә төрле сорауларын бирде, үтенеч-гозерләрен җиткерде. Аерым алганда, мәчетләрне төзекләндерү, документларны алып бару тәртипләре буенча сораулар каралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы