Татарстан мөфтие Россиядәге Бангладеш илчесе белән очрашты

05 июль 2019 ел 13:09
Татарстан мөфтие Россиядәге Бангладеш илчесе белән очрашты

Бүген, Зөлкагдә аеның 2 нче көнендә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Бангладеш Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе доктор С.М. Сәйфул Хок белән очрашты. Мөфти хәзрәт Бангладеш илчелеге җитәкчесе белән соңгы тапкыр нәзарәттә узган елның февралендә күрешкән иде. Бүгенге очрашу ике яклы хезмәттәшлек һәм Бангладеш ислам уку йортлары белән багланышлар алып бару мәсьәләләренә багышланды.

Доктор Хок Татарстан мөфтиен рәсми делегация белән кунакка чакырды, истәлекле урыннар һәм тарихи җирлекләр буенча эчтәлекле очрашулар, экскурсияләр үткәрергә вәгъдә итте. Моннан тыш, мөселманнар башлыгы хезмәттәшлек итү өчен күпьяклы мөмкинлекләрне атады: мәгариф тарихын өйрәнү, дини-хокукый мәсьәләләр, ислам диненең борынгы чыганаклары белән шәкертләрне таныштыру һ.б.

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакны Татарстан мөфтиятенең эшчәнлеге белән таныштырды, Тәфсир елы кысаларында башкарыла торган чараларга тукталды, татар һәм рус телләрендә басылып чыгачак Коръән тәфсирләрен эшләү барышы турында сөйләде. Шулай ук болгар бабаларыбызның рәсми рәвештә Россия җирлегендә ислам динен кабул итүләре, Татарстанның борынгы шәһәрләре тарихы буенча бай мәгълүматлар бирде. Очрашу истәлеге итеп мөфти Камил хәзрәт доктор С.М. Сәйфул Хокка нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты бастырган китапларны бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы