Аксубай районында мәчетнең 25 еллыгын билгеләп үттеләр

08 июль 2019 ел 08:08
Аксубай районында мәчетнең 25 еллыгын билгеләп үттеләр

Кичә, Зөлкагдә аеның 4 нче көнендә (7 июль), Аксубай районының Яңа Ибрай авылында 2 нче мәхәллә мәчетенең 25 еллыгын билгеләп үттеләр. Тантаналы чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Аксубай муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Камил Гыйльманов, күрше авыл һәм шәһәр имамнары, авыл халкы һәм башка күп санлы кунаклар – барлыгы йөздән артык кеше катнашты.

Бу мәчет төзелешенә беренче таш 1994 елда салына. Ул вакытта мәчетләр саны аз була, шуңа күрә җирле халык башлангычы белән Аллаһы йорты төзү турында карар кабул ителә. Шунысы игътибарга лаек, 1750 елда нәкъ менә шул урында иске мәчет була, ул соңрак җимерелә. Хәзерге вакытта Яңа Ибрай авылында 3 мәчет эшли.

Чара башында мәчетнең имам-хатыйбы Габбас хәзрәт Шәяхмәтов Коръән аятьләре укыды, аннары Фазыл хәзрәт Шәяхмәтов дога кылды. Тарихчы Шәүкәт Кәбиров кунакларга авылның һәм мәчет төзелешенең искиткеч тарихын бәян итте.

Чара ахырында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров Габбас хәзрәт һәм Фазыл хәзрәт Шәяхмәтовларга күпьеллык хезмәт эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән аларга "Татарстан өммәте үсешенә өлеш керткән өчен" истәлекле медальләрен тапшырды.

Мәчеттә шулай ук борынгы китаплар, кулъязмалар, Коръән тәфсирләре һәм күренекле татар дин әһелләренең башка әсәрләре саклана торган музей урнашкан. Мәчет янында мәдрәсә бинасы бар, анда өлкәннәр дә, балалар да – барлыгы алтмышка якын кеше укый.

Тантаналы чарадан соң Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров рәислегендә Аксубай районы имамнары җыелышы узды. Әлеге чарада Корбан бәйрәмен уздыруга бәйле мәсьәләләр каралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы