Балтачның малайлар өчен мөселман пансионатына гаризалар кабул ителә

09 июль 2019 ел 09:58
Балтачның малайлар өчен мөселман пансионатына гаризалар кабул ителә

Балтачта эшләп килүче малайлар өчен "Ярдәм" мөселман пансионаты укучылардан гаризалар кабул итә башлады. Алар 13 нче июль көнне Балтач районы Бөрбаш авылында кабул итү комиссиясе тарафыннан каралачак. Пансионатка урнашу өчен түбәндәге документлар кирәк: туу турында таныклык яки паспорт, СНИЛС, медполис, укучының шәхси эшеннән өлгергәнлек табеле копияләре, табибтан медицина белешмәсе һәм профилактик прививкалар турында мәгълүматлар. Пансионатка 11-14 яшьлек малайлар (V-VIII сыйныф укучылары) кабул ителә. Керү өчен таләпләр: татар телендә иркен аралаша белү, татарча укый-яза белү, мәктәптә яхшы билгеләргә һәм башлангыч дини белемнәргә ия булу, намаз укый белү. Пансионатка керү - әңгәмә нәтиҗәләре буенча. 

Пансионатка кабул ителәчәк яңа укучылар өчен 15 июльдән 20 июльгә кадәр алдагы уку елына әзерлек курслары – дини тәрбия бирү дәресләре үткәреләчәк. Моннан тыш, чит район-шәһәрләрдән килгән укучылар һәм аларның ата-аналары шулай ук Республика мөселман балалар сабан туенда катнашачак.

2019-2020 нче уку елында пансионатта 20 бала тәрбияләнер дип көтелә. Алар көн дәвамында Бөрбаш урта мәктәбендә укыячак. Мәктәптән соң, балалар мәчеттә дәресләр алачак һәм пансионатта яшәячәкләр. Пансионатта яшәү һәм туклану тәләүсез.

Балтач районы Бөрбаш авылында малайлар пансионаты рәсми рәвештә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында 2018 елның 9 ноябрендә – Мәүлид аеның беренче көнендә ачылды. Пансионатта укучы балаларга яшәү һәм дәресләр әзерләү, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган, барлыгы 750 квадрат метрны тәшкил итүче бер катлы бина түбәндәге бүлмәләрдән тора: йокы бүлмәсе, компьютер классы, уку залы, тәһарәт алу, намаз уку, душ бүлмәләре, ашханә, медицина бүлмәсе, шулай ук спорт мәйданчыгы булдырылган. Пансионат барлык кирәк-ярак яңа мебель һәм әсбаплар белән җиһазландырылган. Бина янәшәсендә мәчет һәм урта мәктәп урнашкан.

Мөселман пансионатында ир-балалар инглиз һәм гарәп телләрен, шулай ук ислам дине нигезләрен дә үзләштерәләр. Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы Җәмигь мәчете карамагындагы мәдрәсә мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре үткәрә. Яшүсмерләргә белем алу һәм укудан соң мәчеттә рухи-әхлакый тәрбия дәресләрен үзләштерү, дәрес әзерләү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган.

Шулай ук егетләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар бирелә. Алар татарча көрәш һәм хоккей, футбол белән шөгыльләнәчәк, чаңгыда йөриячәк. 

 Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында укуларын дәвам итә алачак.

2018-2019 нчы уку елында Бөрбаш малайлар пансионатында 13 бала яшәде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы