Мөфти Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы делегациясен кабул итте

09 июль 2019 ел 13:52
Мөфти Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы делегациясен кабул итте

Бүген, Зөлкагдә аеның 6 нчы көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) рәисе урынбасары Наср Мөхәммәд Ареф җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу Болгар ислам академиясе ректор Данияр Абдрахманов һәм академиянең фәнни эшчәнлек буенча проректоры Рамил Әдһәмов катнашында узды. Әңгәмә барышында академиядә уку процессын оештыруда хезмәттәшлекне җайга салу, аерым алганда, студентлар өчен уку программаларын әзерләүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төрле оешмалары, аерым алганда университетлар белән хезмәттәшлек итү турында сүз алып барылды. Бу өлкәләрдә кунаклар тарафыннан укыту-методик ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерделәр. Моннан тыш, Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләренең Советы Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды (Мәскәү ш.) белән килешү төзегәнлеге ассызыклап үтелде.

Шунысы игътибарга лаек:  Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы рәисе Али Рашид Әл Нуайми Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышу өчен Татарстанга 2019 елның 1 апрелендә килгән иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы