Бүген, Зөлкагдә аеның 6 нчы көнендә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) рәисе урынбасары Наср Мөхәммәд Ареф җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу Болгар ислам академиясе ректор Данияр Абдрахманов һәм академиянең фәнни эшчәнлек буенча проректоры Рамил Әдһәмов катнашында узды. Әңгәмә барышында академиядә уку процессын оештыруда хезмәттәшлекне җайга салу, аерым алганда, студентлар өчен уку программаларын әзерләүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде, шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең төрле оешмалары, аерым алганда университетлар белән хезмәттәшлек итү турында сүз алып барылды. Бу өлкәләрдә кунаклар тарафыннан укыту-методик ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерделәр. Моннан тыш, Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләренең Советы Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды (Мәскәү ш.) белән килешү төзегәнлеге ассызыклап үтелде.
Шунысы игътибарга лаек: Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы рәисе Али Рашид Әл Нуайми Болгар ислам академиясе эшчәнлеге белән танышу өчен Татарстанга 2019 елның 1 апрелендә килгән иде.