Корбан бәйрәме – 2019

11 июль 2019 ел 12:52

2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның  10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге 4.00-дә башлана. Гает намазы 04:30 сәгатьтә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 000 сумны тәшкил итә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Теләгән һәркем фондтан сарыклар сатып алып, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин. “Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыклар тәкъдим итүдән алып мохтаҗларга өләшүгә кадәр. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр һәм корбанлыкларны алып килүчеләр белән киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Сарыкларның бәясе – 8000 сум. Белешмәләр өчен телефон: 225-33-22.

Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? Кемнәргә корбан чалу вәҗиб санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндәге язмадан таба алырсыз. Тулы мәгълүмат алу өчен үзегезне кызыксындырган бүлекнең “+” тамгасына басыгыз.

КОРБАН БӘЙРӘМЕ ТУРЫНДА НӘРСӘЛӘР БЕЛЕРГӘ КИРӘК ?
КОРБАНЛЫК ХАЙВАННАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ ҺӘМ КАЛДЫКЛАРНЫ ЮККА ЧЫГАРУ МӘСЬӘЛӘСЕ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА КОРБАН ЧАЛУ УРЫННАРЫ
РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ “МОХТАҖЛАРНЫ ТУКЛАНДЫР” АКЦИЯСЕ

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана