Мөфтият вәкилләре операция кичергән Әлмира Әдиятуллинаның хәлен белеп кайтты

15 июль 2019 ел 12:07
Мөфтият вәкилләре операция кичергән Әлмира Әдиятуллинаның хәлен белеп кайтты

Бүген, Зөлкагдә аеның 12-нче көнендә, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов күптән түгел аякларына катлаулы операция кичергән, хәзер өендә тернәкләнү узучы танылган җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллинаның хәлен белеп кайтты. Әлеге гамәл, ягъни авырган кардәшеңнең хәлен белү динебездә сөннәт гамәлләрдән санала. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Аллаһы Тәгаләдән хәерле шифалар сорап, Коръән аятьләре укыды һәм дога кылды. Алга таба Әлмира апа үзенең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге, журналистика өлкәсендә башкарган хезмәтләре турында сөйләде, үзе күргән төрле хәлләр, истәлекләр белән уртаклашты. Рөстәм хәзрәт аңа дин һәм җәмәгать эшләрендә зур тырышлыклар куйганы өчен рәхмәт белдерде. Нәзарәт вәкилләре Әлмира абыстайга азык-төлек җыелмасын һәм мөфтиятнең “Хозур” нәшриятында татар телендә басылып чыккан яңа китапларны тапшырды.

Әлеге очрашу мөселман кардәшләребез өчен авыруларның хәлен белешү сөннәт гамәл икәнлеген тагын бер кат искә төшерү булып тора. Хөрмәтле дин кардәшләребез, Раббыбыздан Әлмира апа өчен шифа сорап, дога кылыйк!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы