Казан мәчетләре арасында мини-футбол буенча турнир узды

22 июль 2019 ел 11:05
Казан мәчетләре арасында мини-футбол буенча турнир узды

Ял көннәрендә Казандагы “Ярдәм” мәчете спорт мәйданчыгында башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенә кергән мәчетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узды.

Турнир башланыр алдыннан, мөселманнарга Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе урынбасары Хәбир хәзрәт Ханов мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, спорт ярышлары Пәйгамбәребез сөннәтен дәвам итү булып тора. “Без бирегә туп тибәр өчен генә түгел, мәчетләр арасындагы дуслыкны ныгытыр өчен дә җыелдык. Бу – Аллаһы Тәгаләнең зур нигъмәте”, - диде Хәбир хәзрәт. 

Турнирда "Ярдәм", "Рамазан", "Сөләйман", "Әл-Ислах" һәм берләштерелгән "Җомга"/"Азат Дин" һәм "Рәҗәп"/"Мәүлид" командалары катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча “Ярдәм” мәчете командасы – беренче, “Рамазан” мәчете командасы – икенче һәм "Җомга"/"Азат Дин" командасы өченче урынны яулады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы