Игътибар! Аккредитация! Казаннан беренче төркем хаҗга 25 июльдә китә

23 июль 2019 ел 15:48
Игътибар! Аккредитация!  Казаннан беренче төркем хаҗга 25 июльдә китә

Казаннан беренче төркем хаҗ сәфәренә  25 июль көнне 16.55 сәгатьтә китә.

Казан, Буа, Яшел Үзән районнарыннан 49 хаҗины юлга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин озатачак.

Булачак хаҗилар Мәккәгә «Супер-эконом» программасы буенча бара. Әлеге программа үз эченә катнаш маршрутны ала. Башта татарстанлылар “S7 Airlines” авиакомпаниясе рейсында Казаннан Мәскәүгә юл тотачак. Ил башкаласына алар 18.30 сәгатьтә килеп җитәр дип көтелә. Монда аларга Татарстан хаҗиларының 49 кешедән торган тагын бер төркеме кушылачак, соңгыларының сәфәре Мәскәүдән башлана. Шул ук көнне 23.20 сәгатьтә әлеге ике төркем «Emirates Airlines» авиакомпаниясе рейсында Дубайга (БГӘ) оча, аннары алар Мәккәгә кадәр баручы уңайлы автобусларга күчеп утырачак. Автобусларда аларның ике тәүлек чамасы баруы планлаштырыла. Сәфәрнең озынлыгы якынча 29 көнне тәшкил итәчәк.

Быел “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы программалары белән 1800 кеше хаҗ кыла. Татарстан хаҗиларының 196 кешелек беренче 4 төркеме изге сәфәргә 24 июльдә кузгалачак. Алар Согуд Гарәбстанына Мәскәүдән оча. Быел хаҗга барлыгы 36 төркемне җибәрү күздә тотыла.

Хаҗиларның соңгы төркеме Казаннан 4 августта китәчәк.

Татарстаннан хаҗиларны 40-лап квалификацияле имам-төркем җитәкчеләре, төрле медицина җиһазларына һәм медикаментларга ия 20 табиб (травматологлар, кардиологлар, терапевтлар, инфекционистлар һәм хәтта гинекологлар) озатып йөриячәк. Яшәү урыннарында шулай ук Татарстан хаҗилары өчен махсус оештырылган медицина пунктлары тәүлек буе эшләячәк.

Моннан тыш, сәфәр алдыннан барлык хаҗилар да прививкалар ясатты. Элегрәк Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә хаҗилар өчен махсус әзерлек дәресләре оештырылган иде. Лекцияләрдә дин белгечләре һәм имамнар Согуд Гарәбстанының законнарын, хаҗ вакытында хаҗилар өчен каралган кагыйдәләрне һәм вазифаларны аңлаттылар.

Казан аэропортыннан хаҗиларны озату 25 июль көнне сәгать 15.00-дән 15.30-га кадәр була.

Аккредитация өчен телефон: +7 (904) 768-75-84 (Альбина Фәтхуллина).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы