Татарстан мөфтие Белоруссия Республикасына эшлекле сәфәр кыла

24 июль 2019 ел 16:41
Татарстан мөфтие Белоруссия Республикасына эшлекле сәфәр кыла

Бүген, Зөлкагдә аеның 21-нче көнендә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Белоруссия Республикасына сәфәр кыла. Сәфәр программасы кысаларында Татарстан мөселманнары башлыгының күп санлы очрашулары көтелә. Шуларның иң беренчесе, бүген өйлә намазыннан соң, Минск шәһәрендәге бердәнбер Аллаһ йорты саналган Җәмигъ мәчеттә узды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны биредә Белоруссиянең мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович һәм имамнар каршы алды.

Очрашу барышында Татарстан мөфтие республикабыз мөселманнары исеменнән үзенең ихлас сәламнәрен җиткерде. Ул нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге, төрле өлкәләрне колачлаган проектлары, шулай ук Татарстанның ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлары турында сөйләде. 

Алга таба Камил хәзрәт Сәмигуллинны 2016 елда ачылган Җәмигъ мәчет, андагы Ислам музее белән таныштырдылар. Шулай ук аңа гыйбадәт йорты янындагы элеккеге мөселман зираты күрсәтелде. Әйтергә кирәк, бу Минск шәһәре тарихында беренче мәчет түгел. 1599 елга кадәр шәһәрдә агач мәчет төзелгән булган, ә 1902 елның 25 октябрендә яңа таш мәчет салына һәм аның бинасы 1968 елга кадәр саклана. Әлеге гыйбадәт йорты Минскиның Татар бистәсе дип аталган өлешендә урнашкан була. 1997 елдан элекке Татар бистәсе районында Җәмигъ мәчетне торгызу эшләре белән Белоруссиядәге Мөселман дини берләшмәсе шөгыльләнә башлый.

Очрашуда мөфти Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович Камил хәзрәтне әлеге берләшмә, Җәмигъ мәчет тарихы белән таныштырды. Ул әлеге мәчеттә һәр көн саен биш вакыт намазлар укылу, җомга вәгазенә гыйбадәт залына меңгә якын, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрендә исә дүрт меңгә якын кардәшебез килүе турында сөйләде. Хәзрәт билгеләп узганча, бүгенге көндә Белоруссиянең Мөселман дини берләшмәсенә 20 община керә. Камил хәзрәткә Белоруссиянең мөселман дини берләшмәсенең нәшрият бүлеге тарафыннан чыгарылган яңа китаплар да тәкъдим ителде: әлеге басмалар  арасында имам Әбу Мансур әл Матуридиның факсимеледә басылган “Китаб әт-Тәүхид” хезмәте бар, ул гакыйдә буенча хәнәфи мәзһәбенең төп чыганагы булып тора. 

Әңгәмә киләчәктә хезмәттәшлек алып бару мәсьәләләре турында сөйләшү белән төгәлләнде. Очрашу истәлеге итеп Татарстан мөселманнары башлыгы Әбу-Бәкер хәзрәткә нәзарәт бастырган Коръән Китабын тапшырды.

Камил хәзрәт шулай ук Минск Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр һәм анда хезмәт куючы имамнар белән очрашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы