Камил хәзрәт Сәмигуллин Беларусь Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие белән очрашты

25 июль 2019 ел 09:20
Камил хәзрәт Сәмигуллин Беларусь Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие белән очрашты

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Белоруссиягә эшлекле сәфәр кыла. Сәфәр кысаларында кичә, Зөлкагдә аеның 21-нче көнендә, Камил хәзрәт Беларусь Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Али Воронович белән очрашты.

Очрашуда мөфти Али Воронович Татарстан мөселманнары башлыгын үзе җитәкләгән мөфтият эшчәнлеге белән таныштырды. Аерым алганда, газета-журналлар бастыру, дини дәресләр алып бару, өлкәннәр һәм яшьләр белән эшләү турында сөйләде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чиратында Татарстанда ислам үсеше өлкәсендәге хәзерге вәзгыять, республикада ислам мәгарифе торышы, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында мәгълүмат бирде. Очрашу барышында мөфтиләр киләчәктә төрле юнәлешләрдә, шул исәптән нәшриятчылык өлкәсендә, хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.

Искәртеп үтик: кичә Камил хәзрәт Сәмигуллин шулай ук Белоруссиянең мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович белән очрашты. Бүген Татарстан мөфтиенең Минск Җәмигъ мәчетендә Беларусь Республикасы татарларының "Чишмә" милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре, Ивье шәһәре башлыгы белән очрашулары көтелә. Сәфәр вакытында аны Мөселман яшьләре берлеге президенты, Казанның “Ризван” мәчете имам-хатыйбы Алан хәзрәт Панарин озатып йөри.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы