Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 700гә якыны – Мәккәдә, тагын 500-е – юлда

29 июль 2019 ел 14:23
Татарстаннан хаҗга китүчеләрнең 700гә якыны – Мәккәдә, тагын 500-е – юлда

Бүгенге көнгә булган мәгълүматлар буенча, хаҗ сезоны башланганнан бирле 700гә якын татарстанлы Согуд Гарәбстанына барып җитте. Аларның барысы да кунакханәләргә урнашты, ихрамга кереп, кече хаҗ – гомрә кылуга кереште. Ихрам кешенең хаҗ гамәлләрен үтәргә ниятләвен аңлата. Моннан тыш, Татарстан Республикасыннан тагын 500 хаҗи хәзерге вакытта юлда. 2019 елда Татарстан Республикасына хаҗ кылу өчен 1800 урынлык квота бүлеп бирелде. 245 кешелек 5 төркемнән торган иң зур делегация Казаннан 2 августта очып китәчәк. Хаҗиларның соңгы төркеме башкаладан Согуд Гарәбстанына 4 августта китәчәк.

Татарстан хаҗилары Изге сәфәргә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы программалары буенча бара. Бу Россиядә мөселманнарны хаҗга хәнәфи мәзһәбе нигезендә әзерләүче бердәнбер хаҗ операторы. Республика хаҗилары турларын «ДУМ РТ Хаҗ»ның 4 программасы буенча алган: Казаннан “Стандарт – барысы да кертелгән”, “Супер эконом”, Мәскәүдән “Супер эконом”, “Стандарт минимум”, бу программалар үз эченә туклану, яшәү, трансфер һәм очкыч белән барып кайтуны, шулай ук юридик, медицина һәм квалификацияле консультатив ярдәм күрсәтүне берләштерә. Сәфәрдә вакытта аларны 40-ка якын квалификацияле имам – төркем җитәкчесе һәм төрле белгечлеккә ия 20 табиб озатып йөри: кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, инфекционистлар. Татарстан хаҗилары өчен тәүлек әйләнәсе медицина пунктлары эшли. Хаҗга китәр алдыннан, Татарстанның барлык хаҗилары менингит һәм дифтериядән прививка ясаттылар, медицина тикшерүе үттеләр. Шулай ук Татарстан мәчетләрендә хаҗ дәресләре үткәрелде. Лекцияләрдә имамнар Согуд Гарәбстаны законнарын, Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылу кагыйдәләрен һәм бурычларын аңлатты.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы