Нәзарәт Азык-төлек куркынычсызлыгы буенча Ислам оешмасы киңәшмәсендә катнаша

30 июль 2019 ел 09:21
Нәзарәт Азык-төлек куркынычсызлыгы буенча Ислам оешмасы киңәшмәсендә катнаша

Бүген, Зөлкагдә аеның 27 нче көнендә, Казахстан Республикасының Нур-Солтан шәһәрендә БДБ төбәкләрендә хәләл индустрияне үстерү белән бәйле азык-төлек куркынычсызлыгы буенча Ислам оешмасының очрашу-киңәшмәсе уза. Киңәшмә эшендә Россия, Төркия, Малайзия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Татарстаннан 25 ведомство һәм оешма катнаша. Мондый әһәмиятле чарада республикабызны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин тәкъдим итә.

Көн тәртибендә делегатлар «Азык-төлек куркынычсызлыгы буенча Ислам оешмасында әгъза булып торучы илләрдә хәләл индустриясен үстерү», “Хәләл һәм азык-төлек куркынычсызлыгы өлкәсендә генетик һәм молекуляр лабораторияләрнең PCR инновацион технологияләрендәге роле”, “Хәләл стандартлаштыру һәм сертификацияләү үсеше, таләпләр һәм бурычлар” һ. б. мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар. Алга таба хәләл туклану куркынычсызлыгы өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр буенча ачык фикер алышу көтелә. Киңәшмә ахырында "БДБ төбәгендә Хәләл Индустрияне үстерү буенча Халыкара киңәшмә» Декларациясен имзалау ниятләнә.

Исегезгә төшерәбез, азык-төлек куркынычсызлыгы системасын булдыру башлангычы 2011 елның июнендә Астанада узган Тышкы эшләр министрлыгының Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 38-нче сессиясендә Казакъстан Республикасының элеккеге Президенты Нурсолтан Назарбаев тарафыннан тәкъдим ителгән иде. Оешма авыл хуҗалыгын нәтиҗәле үстерү, азык-төлек куркынычсызлыгы, биотехнологияләрне үстерү, чүлгә әйләнү, урманнар юкка чыгу, елга ярлары ишелү һәм туфракка тозлар үтеп керү белән бәйле проблемаларны хәл итү буенча әгъза-дәүләтләрне техник әзерләүне тәэмин итәргә тиеш. Оешма азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен резервлар булдыру юлы белән гадәттән тыш һәм гуманитар ярдәм күрсәтә ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы