Татарстан мөфтие Сунжа Ислам институтыннан килгән кунаклар белән очрашты

01 август 2019 ел 12:29
Татарстан мөфтие Сунжа Ислам институтыннан килгән кунаклар белән очрашты

Бүген, Зөлкагдә аеның 29-нчы көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сунжа ислам институты (Ингушетия Республикасы) ректоры Җәбраил Мухлоев белән очрашты. Татарстан Республикасына сәфәр Сунжа ислам институтын ТР мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин җитәкләгән Ислам мәгарифе советына кабул итү нәтиҗәсе буенча оештырылды. Совет утырышы узган дүшәмбедә, Зөлкагдә аеның 25-нче көнендә, Мәскәүдә узды. Ингушетия кунаклары сәфәренең төп максаты ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең дини эшчәнлекне тормышка ашыру буенча тәҗрибәсе белән танышу иде.

Бүгенге әңгәмәдә шулай ук проректор Алихан Аушев, мөгаллим Беслан Хайров һәм вузны тәмамлап чыгучылар – хәзерге вакытта Сунжа, Магаз, Назрань шәһәрләрендә имам булып хезмәт куючылар катнашты. Кунаклар беренче чиратта Татарстанда һәм Болгар ислам академиясендә алынган уңай тәэсирләре белән уртаклашты, җавап итеп Камил хәзрәт аларны мөфтиятнең “Хозур” нәшрият йорты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, “Рәшидә” Коръән хафизлар үзәге, “Ярдәм” мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәге һәм элеккеге тоткыннар белән эшли торган Социаль тернәкләндерү һәм адаптация  үзәген барып күрергә чакырды. Шул ук вакытта республика мөселманнары башлыгы үзенең һәм әлеге структуралар эшчәнлеге турында сөйләп узды.

Аерым алганда, ул борынгылардан саналаган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең Татарстан өчен генә түгел, Россия төбәкләре һәм БДБ илләре өчен дә имаманар әзерләү буенча эшен югары бәяләде. Шунысы игътибарга лаек: республика мөселман уку йортларының барысында да укыту эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан РИИ, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә эшләнгән һәм 2015-2016 уку елыннан Татарстанның барлык мәдрәсәләрендә гамәлгә кертелгән Һөнәри дини белем бирү стандартлары нигезендә алып барыла. Стандартлар Россиянең бөтен төбәкләрендә кулланылышка яраклы булуы һәм дини мәгариф оешмалары өчен белем бирү эшчәнлегенең дәрәҗәсен сыйфат ягыннан арттырырга мөмкинлек бирүе белән мөһим.

Ингуш ислам институты вәкилләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең төп агарту проектларының берсе – “Хозур ТВ” мөселман телевидениесенә карата аерым кызыксыну белдерде. “Хозур ТВ” кыска вакыт эчендә Россия өммәтендә популярлык казанды һәм Татарстан чикләрен узып, Башкортстан Республикасында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә һәм  Воронеж шәһәрендә күрсәтә башлады. Хәзерге көндә каналны кабельле тапшырулар режимында «Таттелеком», «Уфа-нет» «Телеком-сервис», «Дом.ру», «Ростелеком» операторлары абонентлары карый ала. Мөфтиятнең “Хозур ТВ” каналы тапшыруларына ихтыяҗ зур булуы турында Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мөселманнардан, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә үзләренең челтәрләренә кушылу тәкъдиме белән чыгучы телекоммуникацион операторлардан килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр дә сөйли. Шул ук вакытта Камил хәзрәт тәүлек буе эфирга чыгу һәм рус телендә эшли торган параллель «Хузур ТВ» телеканалын булдыру ихтималын белдерде. Хәзерге вакытта канал тапшыруларының 80%-ы татар телендә трансляцияләнә һәм тәүлегенә ике тапкыр кабатлана.   

Әмма очрашуда иң күп вакытны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дини эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр алды. Камил хәзрәт Әл-Бохариның хак хәдисләрен рус теленә тәрҗемә итү һәм татар телендә «Фәтвалар китабын» әзерләү буенча нәзарәтенең фундаменталь эше хакында сөйләде. Әлеге хезмәт республика мөселманнарын социаль, икътисади, идеологик, мәдәни үсеш өлкәсендә борчыган иң мөһим мәсьәләләргә шәригать күзлегеннән җавап бирер дип планлаштырыла. Шул рәвешле, “Фәтвалар китабы” Татарстан өммәтен берләштерүдә хәлиткеч роль уйнаячак.

 Мөфти кунакларны шулай ук Татарстанның казыятлар һәм мөхтәсибәтләр системасы белән таныштырды, мөселманнарның хокукларын яклауда акскалларның роле, голәмәләр эшчәнлеге, яшь сәләтле авыл имамнарга социаль ярдәм күрсәтү турында сөйләп үтте. Очрашу нәтиҗәләре буенча Сунжа шәһәре Ислам институты җитәкчеләре Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тәҗрибәсен өйрәнүдән зур файда алуларын билгеләп үтте һәм аны үз республикаларында җирле шартларны исәпкә алып куллану нияте белән уртаклашты.

«Безнең сезгә киңәшләр бирергә хакыбыз юк, әмма тәҗрибәбез белән уртаклашырга без һәрвакыт шат», - дип йомгаклады Камил хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы