Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан хәйрия ашлары оештырылды

02 август 2019 ел 13:18
Казанда Корбан бәйрәме уңаеннан хәйрия ашлары оештырылды

Корбан бәйрәме алдыннан Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды хәйрия ашлары оештырды. 30, 31 июль һәм 1 август көннәрендә башкаланың «Софра кебаб» кафесында үсешендә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче һәм күп балалы гаиләләр җыелды. Хәйрия ашына килгән һәр сабыйга күчтәнәчләр тапшырылды.

Искәртеп узыйк: Корбан бәйрәме алдыннан Татарстанда традицион рәвештә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм социаль акцияләре колач җәя. Мөфтиятнең барлык социаль активлыкларыннан иң мөһиме – “Мохтаҗны ашат” акциясе. Анда катнашу өчен, һәрбер теләгән кеше “Зәкят” фондыннан сарык сатып алып, аның итен аз керемлеләргә тапшыра ала. Фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне тулысы белән үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр. Фондның хезмәтләре – бушлай. Бер бәрәннең бәясе – 8000 сум. Бәрәннәрнең саны чикле. Белешмә өчен телефон: +7 (843) 225-33-22. 

Моннан тыш, дәвалану курслары узучы авыру балалар өчен “Без синең белән!” дип исемләнгән хәйрия акциясе дәвам итә. Акция кысаларында 13 яшьлек Морат Нәгыймовка тернәкләнү үтү өчен акча җыю игълан ителде. Морат акыл ягыннан зәгыйфьлек кичерә, анда умыртка баганасының деформациясе, астигматизм, тумыштан килгән нистагм. Бер тернәкләнү курсының бәясе 193 мең 159 сумны тәшкил итә. Моратка ярдәм күрсәтү өчен, 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Акчалар шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

Корбан бәйрәме көннәрендә «Зәкят» хәйрия фонды традицион рәвештә халыкның аз тәэмин ителгән катламына ит өләшү чарасын оештырырга планлаштыра. Быел «Зәкят» фонды тарафыннан күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр, опекуннары булмаган ялгыз кешеләр, шулай ук социаль учреждениеләр өчен 5 тоннага якын корбан ите тарату планлаштырыла. Алар арасында беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, Яшел үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм башкалар бар.

Мохтаҗлар 225-33-22 телефонына шалтыратып, үз тарихларын сөйли ала. “Зәкят” фонды белгечләре һәр кешегә консультация бирәчәк һәм ярдәм алу өчен нинди документлар тапшыру кирәклеген аңлатачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы