“Без синең белән”: 13 яшьлек Морат Нәгыймовны дәвалау өчен акча җыю дәвам итә

06 август 2019 ел 09:00
“Без синең белән”: 13 яшьлек Морат Нәгыймовны дәвалау өчен акча җыю дәвам итә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан Корбан бәйрәме алдыннан игълан ителгән “Без синең белән!” хәйрия акциясе көннән-көн киңрәк колач җәя бара. Әлеге акция кысаларында 13 яшьлек Морат Нәгыймовны дәвалауга акча җыю игълан ителгән иде. Малай акыл ягыннан зәгыйфьлек кичерә, анда умыртка баганасының деформациясе, астигматизм һәм тумыштан килгән нистагм. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 193 мең 159 сум. Хәзерге вакытта мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән 117 мең 490 сум акча, ягъни кирәкле сумманың яртысыннан артыгы җыелды. Матди ярдәм җыю эше дәвам иттерелә.

Морат җитлегеп, тиешле авырлык белән дөньяга килә. Әмма туганда, сабыйның умыртка сөягенең муен бүлегенә зыян килә. Бала тудыру йортыннан чыккач, малай сәламәтлегенә бәйле төрле проблемалар кичерә. Ләкин төгәл диагнозны аңа бары 3 яшьтә генә куя алалар.Бүгенге көндә Морат бик каты баш авыртуларыннан интегә. Малай сөйләшми диярлек. Әмма логопед белән даими шөгыльләнә башлаганнан соң, ул беренче авазларын әйтә алган. Бу, үз чиратында, киләчәктә бала сөйләшергә дә өйрәнер дигән өмет уята. Табиблар дәвалануны туктатмаска куша.

Әти кеше гаиләне малай кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Моратның әнисе Айгөл ханымның эшкә урнашу мөмкинлеге юк, чөнки ул тәүлегенә 24 сәгать улын карарга мәҗбүр. Гаиләгә инвалидлык акчасына гына яшәргә туры килә. Моратның авырулары күптөрле булганлыктан, тернәкләнү курслары бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә малайның әнисе ярдәм сорап, мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Әгәр сезнең изге эштә катнашасыгыз һәм дәвалануга мохтаҗ Моратка ярдәм итәсегез килсә, 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр юллый аласыз. Акчалар шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы