"Корбан бәйрәме Җирдә кеше каны түгелергә тиеш түгеллеген кисәтә!"

06 август 2019 ел 14:56
"Корбан бәйрәме Җирдә кеше каны түгелергә тиеш түгеллеген кисәтә!"

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 5-нче көнендә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан Республикасында Корбан бәйрәменә әзерлек барышы»  турында матбугат конференциясе уздырылды. ММЧ вәкилләре сорауларына Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков, нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов җавап бирде.

Татарстан Корбан бәйрәменә әзер!

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин матбугат конференциясендә катнашучыларны якынлашып килүче Корбан гаете белән тәбрикләп, быел бәйрәмнең беренче көне 11 августка туры килә, дип искәртте. Ул билгеләп узганча, Казанда бәйрәм вәгазе иртәнге 04:00-дә башлана, гает-намазы – 04:30 сәгатьтә. Татарстанның башка шәһәрләре һәм авылларында вакыт кояш чыгуга карап билгеләнәчәк. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары шунысына да игътибарны юнәлтте: Казанда корбан чалу элек хәбәр ителгәнчә 18 мәйданчыкта түгел, 16 урында башкарылачак. «Җомга» һәм «Дин-Ислам» мәчетләре объектив сәбәпләр буенча исемлектән төшеп калды, – дип ачыклык кертте Рөстәм хәзрәт. – Корбан чалу өчен каралган барлык 16 мәйданчык та санитария, ветеринария нормаларына, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча җавап бирә». Казанда корбан чалу урыннарының тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин. Моннан тыш, махсус урыннар шулай ук Яшел Үзәндә – Җәмигъ мәчет янында, Чистайда – Ислам үзәге һәм «Әнәс» мәчете янында, Түбән Камада – Үзәк мәчет янында, Чаллыда – Сидоровка бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрендә бар.

Корбан бәйрәме көнне республика шәһәрләре һәм районнары паркларында һәм мәчет яны территорияләрендә шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәмнәре узачак. Аерым алганда, спикер билгеләп үткәнчә, 11 агуст көнне Казанның  М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы «Корбан-фест: җылылык бүләк ит!» шәһәркүләм гаилә бәйрәме була. Шул ук көнне башкаланың «Нур-әл-Ислам» мәчетендә балалар бәйрәме, Нагорный бистәсендәге «Кечкенә принц» паркында һәм «Гаилә» мәчете территориясендә гаилә бәйрәме уза. 13 август көнне Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында да сабыйлар өчен бәйрәм оештыру ниятләнә. Казанның «Ярдәм» мәчете Корбан гаете көннәрендә барлык теләүчеләр өчен хәйрия ашлары уздырачак. Шулай ук  Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлеге өчен аерым хәйрия мәҗлесе үткәрү планлаштырыла. Әлеге оешмага корбан ите тапшыру да каралган.

Корбан гаетен Татарстан районнарында да зурлап билгеләп үтәргә ниятлиләр. Зур бәйрәм чаралары Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй шәһәрләрендә, Балык Бистәсе, Менделеев һ.б. районнарда көтелә.

"Ислам - юмартлык дине"

Алга таба матбугат конференциясендә катнашучыларны нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков сәламләде. Ул Корбан бәйрәме алдыннан Татарстанда халык арасында аңлату эшчәнлеге алып барылуын әйтеп узды. Корбан чалу кагыйдәләре һәм тәртипләре, гаетне каршылау, бәйрәм намазын уку һәм башка сораулар буенча мөфтияткә һәр теләгән кеше бушлай мөрәҗәгать итә ала:

– «Даруль-ифта» – Россиядә бушлай федераль номерлы бердәнбер мөселман сall-үзәгенә: 8 800 222 7667. Телефон дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 10.00нан 16.00га кадәр эшли.

– Ышаныч телефонына: +7 939 50 50 700

– Мөфтиятнең махсус “Корбан бәйрәме - 2019” сәхифәсенә 

– республика мәчетләренә, биредә «Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю» дип исемләнгән промо-акция башланып китте һәм мөселманнарга файдалану өчен татар һәм рус телләрендә шул исемдәге мәгълүмати буклетлар таратыла. Буклетларда якынлашып килүче бәйрәм хакында иң кирәкле мәгълүмат тупланган. 

Булат хәзрәт Мөбәрәков билгеләп үткәнчә, Ислам – юмартлык дине, ә корбан – мөселманнар тарафыннан матди чыгымнар сорый торган гыйбадәт. Шунлыктан корбан чалуга карата билгеле бер таләпләр һәм әлеге гыйбадәтне башкаруның тәртипләре бар:

- Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла: беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 11 августта) һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 көннәрендә, ягъни 12 һәм 13 августта).

- Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри: мөселман, ирекле, мосафир булмаган, нисаб күләмендәге малга ия кешегә (Россия өчен 20 000 сум);

- Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел. Моннан тыш бер кеше исеменнән – бер сарык (кәҗә), җиде кеше исеменнән – я дөя, я сыер чалына.

- Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы бай булса да).

- Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала: итне үзе гаиләсе белән ашый; башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин; итне гаиләсе өчен калдыра. Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

"Мохтаҗлар хәлле кешеләргә Аллаһ каршында чистарак булырга ярдәм итә"

Корбан бәйрәме көннәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Татарстанда мохтаҗлар өчен уздырачак хәйрия чаралары турында мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов сөйләде. Ул китергән мәгълүматларга караганда, быел «Зәкят» фонды тарафыннан мохтаҗларга 5 тонна  корбан ите тарату планлаштырыла. Шул күләмдә ит белән бер мең аз керемле гаиләне, шулай ук 10 оешманы тәэмин итү планлаштырыла, алар арасында: беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, Яшел Үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы. Теләгән һәркем «Зәкят» фондында сарык сатып алып, аның итен аз керемлеләргә тапшыра ала. Фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне тулысы белән үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр. Моннан тыш, биредә квалификацияле белгечләр белән корбан чалу гыйбадәте буенча киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Бер бәрәннең бәясе – 8000 сум. Малларның саны чикле. Белешмә өчен телефон: +7 (843) 225-33-22.

Моннан тыш, Корбан бәйрәме алдыннан елдагыча мөфтият тарафыннан “Без синең белән!” дип исемләнгән  хәйрия акциясе кысаларында 13 яшьлек Морат Нәгыймовка дәвалану курслары узу өчен акча җыю игълан ителде. Морат акыл ягыннан зәгыйфьлек кичерә, анда умыртка баганасының деформациясе, астигматизм, тумыштан килгән нистагм. Бер тернәкләнү курсының бәясе 193 мең 159 сумны тәшкил итә. Моратка ярдәм күрсәтү өчен, 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Акчалар шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына кабул ителә (Әлмәтов И.М. картасы).

Шулай ук Казанда Гарәфә көнендә 200 кешелек хәйрия ифтары узачак. Социаль активлык Корбан гаетеннән соң да дәвам итәчәк. “Туган авылым” комплексында 250 кеше катнашында хәйрия ашы узачак.

Журналистлар белән очрашу кысаларында Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин мохтаҗлар корбан итен алу өчен республика мөхтәсибәтләренә, мәчетләренә, шулай ук “Зәкят” хәйрия фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мохтаҗлар хәлле мөселманнарга Аллаһ каршында чистарак һәм лаеклырак булырга ярдәм итә. Матбугат конференциясе ахырында ул Корбан бәйрәменең төп мәгънәсе турында сөйләде:

- Корбан чалуның мәгънәсе мал итендә түгел, ә игелек кылуда, тәкъвалык күрсәтүдә, ныклы иманга ия булуда, Аллаһ ризалыгы өчен милкеңне корбан итүгә әзер торуда  чагылыш таба. Корбан чалып һәм мохтаҗларга ярдәм кулы сузып, без Аллаһы Тәгаләгә чиксез мәхәббәтебезне белдерү, тугрылыгыбызны, Аның өчен малыбызны корбан итәргә әзер булуыбызны күрсәтү мөмкинлегенә ия. Корбан гаете кешелеккә тормыш бәйрәме буларак бирелгән, ул аны кадерләргә өйрәтә һәм җирдә кешеләр каны коелырга тиеш түгеллеген ассызыклый, – дип йомгаклады сүзен Рөстәм хәзрәт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы