Татарстан мөфтие Әлмәт шәһәрендәге 8-нче төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты

06 август 2019 ел 14:51
Татарстан мөфтие Әлмәт шәһәрендәге 8-нче төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 5-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт шәһәрендә урнашкан 8-нче төзәтү колониясендә тоткыннар белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар хәзрәт Баязитов, әлеге колония башлыгының куркынычсызлык һәм оператив эшчәнлек буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Александр Кузнецов, Йосыф Пәйгамбәр исемендәге мәчет имамы Булат хәзрәт Рәүпов катнашты. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 8-нче колония каршындагы әлеге мәчет дин тотучы тоткыннар белән актив эшли. Шуңа күрә Татарстан мөселманнары башлыгы колониягә баруны хөкем ителгәннәрнең дини-рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү шартлары белән танышудан башлады. Камил хәзрәт мәчетнең уку бүлмәләрен карады һәм колониядә булган дини әдәбиятны тикшерде.

Алга таба мөфти тоткыннар белән очрашты. Очрашуда барлыгы 50-дән артык кеше катнашты. Традицион рәвештә чара Изге Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Камил хәзрәт Аллаһ Китабын өйрәнү фазыйләтләре һәм үзенчәлекләре турында вәгазь сөйләде. “Коръәнне өйрәнергә киртәләр юк. Кешеләр Аллаһ китабын картайгач та өйрәнә һәм ятлый”, - дип билгеләп үтте ул.

Аннары очрашу сорау-җавап рәвешендә үтте. Сораулар, нигездә, дини гыйбадәтләрне башкару тәртипләре турында булды. Аерым алганда, тоткыннарны нәфел намазлары кызыксындырды. Моннан тыш, фикх буенча да сораулар яңгырады. Шулай да әңгәмәнең төп темасы якынлашып килгән Корбан бәйрәме һәм аны төзәтү колониясендә уздыру тәртипләренә багышланды. Әйтик, бәйрәмнең беренче көнендә биредә барлык тоткыннар өчен, милләтенә һәм диненә карамастан, мәҗлес оештыру ниятләнә. Аларны традицион рәвештә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан колониягә тапшырылган корбан итеннән пешерелгән тәмле пылау  белән сыйлаячаклар.

Очрашу ахырында тоткыннар мөфтигә рухи ярдәме һәм үгет-нәсыйхәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы