Татарстан хаҗилары Мәккәдә белемнәрен арттыруны дәвам итә

07 август 2019 ел 09:30
Татарстан хаҗилары Мәккәдә  белемнәрен арттыруны дәвам итә

Шушы көннәрдә изге Мәккә шәһәренең өч кунакханәсендә 1800 татарстанлы олуг хаҗ гыйбадәте алдыннан белемнәрен ныгыту белән шөгыльләнә. Коръән уку, тәүбә-истигъфар кылу, хаҗ тәртипләрен янә бер кат искә төшерү әлеге гыйбадәт алдыннан бик күркәм эш санала. Гыйлем эстәү, хаҗ гамәлләрен үтәргә әзерләнү эшендә мөселман кардәшләребезгә төркем җитәкчеләре зур ярдәм күрсәтә. Шул максаттан, һәрбер кунакханәдә билгеле бер вакытта дәресләр, лекцияләр, вәгазьләр, үгет-нәсыйхәт кичәләре үткәрелә. Моннан тыш, буш вакытларда ватандашларыбыз тәҗрибәле төркем җитәкчеләре һәм имамнар белән экскурсияләргә, тарихи урыннарга, музейларга йөриләр, фарыз намазларны мөмкин кадәр күбрәк Әл-Хәрәм мәчетендә укырга тырышалар, тәваф кылалар.

Балтач Үзәк мәчете имам-хатыйбы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Рамил хәзрәт Бикбаев үткәргән дәрестә хаҗның асыл мәгънәләре аңлатып үтелде. 

Кәламе Шәрифтә әйтелгән: «Хактыр, кешеләр өчен салынган беренче йорт – Мәккәдә булган йорттыр. Ул галәмнәргә бәрәкәт һәм һидәят чыганагы буларак корылгандыр. Ачык галәмәт андагы Ибраһимның макамы. Анда кергән иминдер. Юлны уза алганнарның Йортны хаҗ кылулары Аллаһының бер әмере» («Гыймран гаиләсе», 3:96-97).

Кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, Рамил хәзрәт хаҗ кылу − Ислам диненең бишенче терәге булып тора, дип искәртте һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ мөбарәк хәдисен китерде: «Ислам дине биш терәккә нигезләнгән: Аллаһы Тәгаләнең берлегенә һәм Мөхәммәд галәйһиссәләм Аның пәйгамбәре булуына күңелдән гуаһлык бирү, намаз уку, малдан зәкят бирү, Рамазан аенда ураза тоту һәм мөмкинлеге булган кешегә Кәгъбәтуллаһны зиярәт итеп хаҗ кылу». 

Алга таба олуг хаҗ гыйбадәтенең мөселманнарга бурыч итеп һиҗрәтнең тугызынчы елында йөкләтелүе, хаҗ кылуның бөек гыйбадәт булуы һәм хәленнән килгән, мөмкинлеге булганнарга гомерендә бер генә тапкыр булса да хаҗ кылу тиешлеге ассызыклап үтелде.

Моннан тыш, хаҗиларның ихрам вакытындагы тыюлары янә искә төшерелде.

Ихрамга төренү бай белән ярлыларны тиңдәш итә. Мәккәнең изге туфракларында галәмәт күп мөэминнәрнең туплануы, Аллаһы яңадан терелткән кешеләрнең, кылган гамәлләре өчен Аның каршында хисап бирер өчен, тупланачак Мәхшәрне хәтерләтә. Хаҗ кылу кешенең гыйлемен арттыра, күзаллавын киңәйтә, кеше төрле авырлыкка бирешмәскә өйрәнә, аның матди кыйммәтләргә бирелгәнлеге кими, кешенең күңелендә фәкыйрьләргә, мескеннәргә карата сөю һәм рәхим-шәфкать хисләре уяна, мөселманнар арасында дуслык һәм туганлык җепләре ныгый.

Хәдистә болай диелә: «Кем Аллаһ өчен хаҗ кылса, хаҗ вакытында фәхеш сүз сөйләмәсә, гөнаһ эш эшләмәсә, хаҗдан анасыннан туган кебек пакь булып әйләнеп кайтыр». Мөмкинлеге булган һәр мөселманга гомерендә бер тапкыр хаҗга бару фарыз. Без анда зәмзәм суы алып кайтырга, я булмаса туганнарыбызга бүләк җыярга бармыйбыз, ә Аллаһы ризалыгы өчен гыйбадәт кылырга барабыз. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган җирендә һәм Ислам дине тарала башлаган урыннарда булу күңелләрне тетрәтә, дини хисләрне арттыра. Анда кеше ихласлы һәм тәкъвалы булырга өйрәнә, һәр кылган гыйбадәте өчен тиешле әҗер-савабын ала. Кем Аллаһы ризалыгы өчен хаҗ йолаларын башкарса һәм башкаларга зарар китерүдән үзен тыйса, башкаларның хакларын тартып алу гөнаһысыннан кала, Раббыбыз аның күп гөнаһларын ярлыкар.

Булачак хаҗилар өчен чираттагы вәгазь кичәсен «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең мөдир урынбасары, төркем җитәкчесе Зөлфәт хәзрәт Габдуллин үткәрде. Ул үз чыгышында барлык дин кардәшләребезгә үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, гамәл-гыйбадәттә ихласлы булырга чакырды. Вәгазендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ мөбарәк хәдисләрен, күркәм киңәшләрен китерде.

Хаҗга әзерлек көннәрендә изге җирләргә килгән абый-апалар, әби-бабайларга тәҗрибәле хәзрәтләрдән  көн саен икенде намазыннан соң дәресләр ала. Кунакханәләрдә алып барылган дәресләрдә хәнәфи мәзһәбе фикъһенә караган мәсьәләләр аңлатыла, хәдис гыйлеме, сира, тәфсир фәненә караган мәгълүматлар җиткерелә.

Хаҗилар дәресләрдә актив катнаша, шәригатьнең төрле өлкәләренә караган сорауларга җаваплар эзли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы