Казанда Корбан фестивале үтәчәк

08 август 2019 ел 12:00
Казанда Корбан фестивале үтәчәк

2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Казанда һәм Татарстан районнарында Корбан гаете бәйрәм вәгазе белән генә чикләнмичә, шәһәркүләм тантаналы чаралар белән билгеләп үтеләчәк. Быел М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында казанлыларны  гаилә бәйрәме белән сөендерәчәкләр. Биредә 11 августта 13.00 сәгатьтә "Корбан-фест" бәйрәме узачак. Шәһәркүләм чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте белән берлектә оештыра.

Бәйрәм программасында спорт эстафеталары, нейрофехтлау уеннары, «Рыцари» аттракционы, кул көрәше буенча ярышлар, шулай ук эбра ясау, татар стилендәге прәннек рәсемнәре, балчык уенчыклары бизәкләре ясау, күн читекләр ясау, яулык бәйләү, кына бизәкләре ясау, брелок һәм значоклар ясау, финик кәнфитләре ясау буенча балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар каралган. Бәйрәмне Айрат Заһриев алып барачак. Корбан фестивалендә 5 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Анда милли һәм дини булу-булмауга карамастан, барлык теләүчеләр чакырыла. Хуш киләсез!

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы