Мөфти Али-Вячеслав Полосин белән очрашты

08 август 2019 ел 12:58
Мөфти Али-Вячеслав Полосин белән очрашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 7-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү Фонды директорының урынбасары Али-Вячеслав Полосин белән очрашты. Очрашуда шулай ук мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.

Әңгәмә барышында нәшрият һәм дәгъват өлкәсендәге уртак проектлар һәм планнар турында фикер алышу узды. Очрашуда Али-Вячеслав Полосин мөфти Камил хәзрәткә Малик Бадриның “Пища для души Абу Зайда ал-Балхи” китабын бүләк итте. Әлеге басма IX гасырның бөек ислам галиме, психосоматика медицинасын башлап җибәрүче Әл-Балхи һәм аның “Рух һәм һәм тән өчен ризык” дип исемләнгән даһи кулъязмасына багышланган. Кулъязмада галим кешенең психик авырулары билгеләре һәм аларны дәвалау ысуллары хакында сөйләнә. Бүгенге медицинада кулланыла торган бу гыйлемнәрне үз эченә туплаган шушы хезмәтнең тәрҗемәсе дә бүләк ителгән китапта тәкъдим ителә.     

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы