Корбан бәйрәме алдыннан Казанда хәйрия ифтары узды

10 август 2019 ел 21:43
Корбан бәйрәме алдыннан Казанда хәйрия ифтары узды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә, Корбан бәйрәме алдыннан Казанда хәйрия ифтары узды. Мөселман календаренда иң мөһим даталарның берсе - Гарәфә көне уңаеннан кичке мәҗлестә күпбалалы, аз керемле һәм авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты. ТР Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды бу ашны Корбан бәйрәменә багышланган социаль башлангычлар кысаларында оештырды һәм 200 кунакны Әмәт бистәсе мәчетенә җыйды.

Мәчет ифтар ашын үткәрү өчен очраклы гына сайланмаган - биредә бик күп социаль инициативалар тормышка ашырыла. Мәсәлән, мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев тырышлыгы белән һәр атна саен корбан мәҗлесләре үткәрелә. Мәҗлесләрне өзлексез оештыру өчен биредә хәтта эш өстәле, казаннар өчен ике мангал һәм юу урыны оештырылган ачык һавада аш пешерү урыны төзеткәннәр. Бүген, мисал өчен, кухняда эш туры мәгънәдә кайнап торды. Моннан тыш, Әмәт мәчетендә милләтенә һәм диненә карамыйча, мохтаҗларга мөмкин кадәр матди һәм азык-төлек ярдәме күрсәтелә. Биредә мәчет ишекләре һәрвакыт ачык - территориядә балалар өчен заманча уен мәйданчыгы төзелде, ул балалар һәм аларның ата-аналарын мәчеткә җәлеп итеп тора. Шулай итеп, Әмәт мәчете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татар дин әһелләре  форумы делегатларына тәкъдим иткән социаль юнәлешле дини эшчәнлек концепциясе кысаларында уңышлы эшләп килә. 

Бүген, Гарәфә көнендә, "Зәкят" хәйрия фонды карамагындагы гаиләләр елның иң мөһим көнен бергә җыелып билгеләп үттеләр, Корбан бәйрәме турында кыска вәгазь тыңладылар, шурпа һәм пылау белән сыйландылар. Бәйрәм алды мәҗлесе мәчеткә килгән балаларга татлы бүләкләр тарату белән тәмамланды. 

Әлеге ифтар ТР Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды оештырган гает алды башлангычларын төгәлләде. Тулаем алганда, Корбан бәйрәме алдыннан Казанда 3 хәйрия ашы узды, бер  авыру бала файдасына акча җәлеп ителде, мохтаҗларга тарату өчен корбанлыклар җыелды. Бәйрәм башлану белән фонд тарафыннан 1000 аз керемле гаиләләргә һәм 10 социаль учреждениегә 5 тонна корбан итен таратылачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы